Домой Жизнь татар «Полиглот Петров белән татар теле» видеокурсының икенче сезоны әзерләнә

«Полиглот Петров белән татар теле» видеокурсының икенче сезоны әзерләнә

0
«Полиглот Петров белән татар теле» видеокурсының икенче сезоны әзерләнә


Видеодәресләр татар телен яхшы белгән кешеләр өчен булачак.
 YouTube-каналында «Полиглот Петров белән татар теле» видеодәресләренең икенче сезоны чыгачак. Ул татар телен яхшы белгән кешеләргә исәпләнәчәк.

«Миллиард.татар» сайтында интервьюда бу хакта проект авторы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин сөйләде.

«Сер итеп әйтәм, алга этәргән курсларның икенче сериясе әзерләнә инде – видеодәресләр яздырыла», — дип хәбәр итте ул. Әлегә ул бу хакта тәфсилләбрәк сөйли алмады.

Ул шулай ук татар телен өйрәнергә ярдәм итә торган «Полиглот 16» мобиль кушымтасы турында сөйләде. Продукт Дмитрий Петров дәресләренә нигезләнгән.

Исегезгә төшерәбез, башлап өйрәнүчеләр өчен «Дмитрий Петров белән татар теле» курсының беренче сериясе 2019 елның көзендә YouTube каналында чыгарылган иде. Хәйруллин сүзләренчә, карауларның гомуми саны 2 миллионнан артып киткән.

«Татар-информ» 2020 елның җәендә «Дмитрий Петров белән татар теле» дәреслек форматында чыкканлыгын хәбәр иткән иде. Басма гамәли биремнәр һәм иллюстрацияләр белән 300 биттән тора.

Тимур Рәхмәтуллин

tatar-inform.tatar