Домой Жизнь татар Новости организаций "Дуслык" Поздравление в адрес Президента РТ Минниханова Рустама Нургалиевича!

Поздравление в адрес Президента РТ Минниханова Рустама Нургалиевича!

0
Поздравление в адрес Президента РТ Минниханова Рустама Нургалиевича!

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!

Сезне шәхсән үземнән һәм Самара татарлары исеменнән туган көнегез белән котлыйм!

Сез Татарстан өчен куйган хезмәтегез, эзлекле, уйланылган сәясәтегез нәтиҗәсендә халык тарафыннан югары бәяләнеп, зур ихтирам казандыгыз.

Без дә, Татарстаннан читтә яшәүче татарлар, һәрдаим Сезнең ярдәмне, кайгыртуны тоеп яшибез. Теләкләребезгә, уңышларыбызга, проблемаларыбызга беркайчан битараф калганыгыз юк. Без – бергә. Бердәмлек безгә эшләү көче бирә, яшәү дәрте өсти, яңа уңышларга өнди. Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә!

Алга таба да Татарстан, аның халкы, милләтебез мәнфәгатьләрен кайгыртып һәм соклангыч уңышларга ирешеп яшәргә язсын.

Ихлас йөрәктән Сезгә рухи тынычлык, гаилә иминлеге һәм Ватаныбыз иминлегенә җаваплы эшчәнлегегездә уңышлар телим!

Зур ихтирам белән

Фәхретдин Канюкаев,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы,

Самара өлкәсенең“Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты.