Прививка ясатыргамы?

0
107

Ниһаять, галимнәр бөтен дөньяны тетрәндергән вирус­ка каршы вакцина уйлап тап­тылар һәм куллану өчен ярак­лы дип игълан иттеләр. 2021 ел коронавируска каршы мас­сакүләм прививкалар ясау елы булыр, дип көтелә.

Әмма, сораштыруларга ка­раганда, коронавируска кар­шы вакцинация ясату – ясатмау турында бердәм фикер юк. Россиялеләрнең бер өлеше прививка ясатырга әзер, ә кайберләре яңа вакцина ыша­нычсыз, дип уйлый. Алар фикеренчә, яңа вакцина тулы­сынча сыналмаган, вакци­на­циядән соң фаразланмаган эффектлары да булырга мөм­кин. Шушы көннәрдә Рос­сиянең бер танылган та­бибы Теле­грамм-каналда күп­ләрне бор­чыган мәсьәләне ачык­лап биргән: “Вакцинация кол­лектив иммунитет бул­ды­ру өчен ясала. Аңлашыла ки, нәтиҗәгә ирешү өчен дис­тәләгән миллион кешегә при­вивка ясарга кирәк булачак. Арабызда төрле сәбәпләр буенча вакцина алмыйча ка­лу­чылар да байтак булыр, дип уйлыйм. Шул рәвешле, вак­циналы кешеләр катламы ви­рус өчен иләк сыман булачак һәм якланмаганнарны   саклау­да зур роль уйнаячаклар. При­вив­ка ясатыргамы, дигән сорау­га җавап бер – хроник авыру­лары булган өлкәннәргә, медик­лар­га, социаль хез­мәт­кәр­ләргә һәм кешеләр белән эшләү­че баш­ка һөнәр ияләре­нә, һичшик­сез, прививка ясатыр­га кирәк, дип җавап бирәм. Кол­лек­тив им­мунитет булдыру – ул стратегик бурыч”, – дип яза табиб.

“Вакцина вирус белән ни­чек көрәшә соң?” – дигән сорауга ул болай җавап биргән:

– Коронавирус молеку­ла­сы нин­ди булуын без телеви­зор­дан күреп беләбез инде. Тыр­паеп торган энәләре яр­дәмендә ул үпкә тукыма­сына ябыша һәм күзәнәкләргә үтеп керә. Ви­рус ябыша алма­сын өчен, энә­лә­рен эштән чы­гару – вакцина­ның бурычы.

Табиб раславынча, при­вивкадан соң бераз тән тем­пературасы күтәрелергә, хәл­сезлек сизелергә һәм укол уры­ны авыртырга мөмкин. Шулай ук прививка ясату алдыннан һәм аннан соң кайбер чикләүләр­не һәм киңәшләрне үтәргә ки­рәк булачак. Мәсәлән, «Спут­ник V» прививкасы ике этап­тан тора. Беренче прививка­дан соң 21 көн узгач, процедураны кабатлыйлар. Прививка яса­тыр алдыннан исерткеч эчемлек­ләр эчү тыела. Вакцина кадаган­нан соң нерв киеренкелеге, өшү-калтырау сизелергә мөмкин. Шуңа да хәмер эчү, кайбер дарулар куллану, артык физик эш, мунча яки сауна, душта коену тыела. Моннан тыш, Гама­лея үзәге директоры Алек­сандр Гинцбург аңлатканча, при­вивка алдыннан һәм прививкадан соң 3 ай балага узу киңәш ителми.  

Коронавирустан авырып сә­ламәтләнгән кешегә шунда ук вакцина ясату кирәге юк. 6 – 8 ай узганнан соң антитәнчекләр­не тикшертергә була, әгәр орга­низмда коронавируска кар­шы антитәнчекләр көч­сез­лән­гән икән, бу очракта вак­цина ясату сорала.

Вак­ци­на коронавируска кар­шы имму­нитет тудыра. Лә­кин, вак­цина ясатканнан соң да ме­дицина битлегеннән йөрү, са­ни­тар таләпләрне үтәү ки­рәкле. Вакцина ясаткан кеше ко­ронавирус йоктырган оч­ракта да, авыруны җиңел кичерә­чәк, хәл үлем белән тәмамланмаячак.

Самара Сәламәтлек саклау министры Армен Бенян өлкә мәдицина оешмаларының массакүләм вакциналаштыруга әзер булуын хәбәр итә. 

Венера ГАЛИМОВА әзерләде.

Бердэмлек

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here