Домой Главные новости В стране и мире Путин герой-аналарга 1 миллион сум акча түләргә тәкъдим итте

Путин герой-аналарга 1 миллион сум акча түләргә тәкъдим итте

0
Путин герой-аналарга 1 миллион сум акча түләргә тәкъдим итте

Россия Президенты Владимир Путин совет заманындагы «Мать-героиня» – «Герой-ана» исемен кире кайтару инициативасын хуплады һәм әлеге исемгә лаек булган хатын-кызларга бер тапкыр 1 миллион сум акча түләргә тәкъдим итте. «Ата-ана даны» ордены булган гаиләләр дә һәрберсе 500 мең сум алачак.

«Ата-ана даны» орденын тапшырганда, моңа хәтле түләнгән 100 мең сум урынына бер тапкыр 500 мең сум түләргә кирәк. Ә «Герой-ана» дигән мактаулы исемгә лаек булган әниләргә бер тапкыр миллион сум акча түләргә», – диде дәүләт башлыгы «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнгән гаиләләр белән очрашуда.  

Ул шулай ук күп балалы гаиләләргә медаль өчен 200 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләргә кирәклеген әйтте, дип яза Татар-информ.  

«Кабатлыйм, балалы гаиләләргә ярдәм итү, ана һәм балачакны яклау Россия өчен һичшиксез өстенлекле, һәм дәүләт дәрәҗәсендә генә түгел. Безнең өчен чит балалар юк, булырга тиеш түгел. Аларның ихтыяҗларына аерым җылылык һәм игътибар — безнең мәдәни, рухи кыйммәтләребезнең аерылгысыз өлеше», – диде Россия лидеры.  

2021 ел ахырында ел саен үткәрелә торган пресс-конференциядә Путин Россиядә балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча барлык чараларның якындагы 1,5 елда бердәм системага салыначагын әйткән иде.