Домой Главные новости В области Рәфгать абыйсыз бер ел

Рәфгать абыйсыз бер ел

0
Рәфгать абыйсыз бер ел

“Бердәмлек”нең беренче мөхәррире

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИНның вафатына 31 октябрьдә бер ел тула

Мәңгелеккә килгән төп кебек кеше беркайчан да үлмәс, аның канаты астында тыныч кына шулай яшәрбез әле, дип ваемсызланып йөрүләребез үткән елның 31 октябрендә тәмамланды да куйды. Газетаны ябаргамы, әллә мөстәкыйль рәвештә эшләп караргамы, дип уйланырга да вакыт юк иде. Мәрхүм Зәйнәп апа Әһлиуллина әйтмешли, газета бит ул домна миче кебек, авызына никадәр информация тыксаң, шулкадәр яндыра, ә сиңа көн саен яңа информация, яңа мәкаләләр язарга туры килә.

Аллага шөкер, халык безне ташламады. Әбүнәчеләребез элек никадәр язылган булса, бүген дә шул ук дәрәҗәдә. Моның өчен бөтенегезгә дә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Бергә булганда гына без милли көч булуыбызны хәтеребездән чыгармыйк.

Күрәсездер, без бер урында таптанып тормыйбыз. Ярты ел элек кенә газетаның яңа дизайнын эшләп чыгардык. Ул кемгәдер ошады, кемдер өнәп бетермәде, элеккечә калдырырга иде, дип үз фикерен әйтте. Мәрхүм Рәфгать абыйга верстка ошамаганда: “Утызынчы еллар газетасы ясап куйгансыз!” – дип ачуланганын хәтерлим. Дөресе шул – дөнья алга бара һәм аның арбасыннан төшеп калырга, XXI гасырда үткән гасырдагыча эшләргә ярамый. Рәфгать абыйга бу яңалык ошаган булыр иде, дип уйлыйбыз.

Коллективыбызда да үзгәрешлар булуын сизгәнсездер инде. Редакция хәзер башлыча яшьләрдән тора – хәбәрчеләр Алия Арсланова, Эльмира Сәйфуллина, җаваплы сәркатип, корректор Гөлгенә Сәлахова, дизайнер Гөлнур Мусина әле кырыкка да җитмәгән җиләк кебек кызлар. Шулай ук штаттан тыш хәбәрчеләр арасыннан Җәмилә Шәрифуллинаны билгеләп үтәр идем. Дөрес, ул әлегә рус телендә генә яза, ә без, аның мәкаләләрен татарчага тәрҗемә итеп, газетада урнаштырып киләбез. Киләчәктә, бераз татарчага өйрәнгәч, аны да коллективыбызга алырбыз, дип өметләнәбез.

Быел март башында Халыклар дуслыгы йортында “Бердәмлек”нең 1500нче саны чыгуга багышлап уздырылган матбугат конферен-циясе коллективыбызга дәрт-дәрман өстәп җибәрде. Өлкәбезнең төрле районнарыннан җыелып килгән милләттәшләребез белән сөйләшү конструктив булды һәм безне күп үзгәрешләргә этәрде, дип әйтер идем.

Шуннан алган гайрәт белән киләсе елдан, дөресрәге, февраль башыннан, газетаның утыз еллыгын да бәйрәм итә башлаячакбыз. Бу турыда аерым белдерүләр булыр әле. Бәйрәм программасын әлегә сер итеп саклыйк.

Менә шулай редакция эше, иҗтимагый йөкләмәләр, бәйрәм чаралары һәм иҗади эш арасында тормышыбыз дәвам итә. Рәфгать абый, Зәйнәп апа гел истә, сүзләре телебездән төшми, алар өйрәтеп калдырган эш ысуллары үзгәрми. Тик “Бердәмлек”тә, минем карашка, яңа эра башлануы күзәтелә. Мин аны яңа технологияләр, яшьләр эрасы дип атар идем.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Бердэмлек