Домой Ислам Ислам в стране и в мире Рәҗәб ае уразасын кайчан тотарга?

Рәҗәб ае уразасын кайчан тотарга?

0

Рәҗәб ае – дүрт изге айның берсе. Быел ул 22 нче гыйнвардан 23 нче гыйнварга каршы кичтә башланды.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең рәҗәб ае һәм аның өстенлекләре турында мондый сүзләр әйткән: «Рәҗәб аенда күпләп истигъфар кылыгыз. Бу айның һәр мизгелендә Рәхмәтле Аллаһы Тәгалә кайбер мөэминнәрне уттан коткара. Дөреслектә, Кодрәт Иясенең (җәннәттә барлыкка китерелгән) сарайлары бар, алар аша рәҗәб аенда ураза тотучы кешеләр генә керә алачак» (Имам Дәйләми, «Мөснәдел-Фирдәвес»).  

Айның беренче ун көнендә 10 рәкәгатьле намаз уку хәерле булачак. Көненә 7 мәртәбә «Әл-Фатиха» сүрәсен уку һәм 100әр тапкыр «Әл-Ихлас» сүрәсен уку да хәерле гамәл булып санала. Бу көннәрне ураза тотып үткәрү бик фазыйләтле. Айның 13, 14 һәм 15 нче көннәрендә ураза тоту авырулардан һәм хәлсезлектән котылырга ярдәм итә. Кеше рәҗәб аенда бер көн ураза тотса, тәмугның ишекләре ябылыр, сигез көн ураза тотса, сигез оҗмах ишеге ачылыр, ун көн ураза тотса, барча хаҗәтләре үтәлер, догасы кабул булыр, унбиш көн ураза тотса, күктән бер кычкыручы: «Йә, ураза тоткан бәндә! Синең барча гөнаһларың ярлыканды, гамәл дәфтәрендә изгелекләр генә калды», – дияр. Әгәр бер кеше моннан арттырса, рәҗәб аенда Аллаһы Тәгалә савабын арттырыр, шуңа күрә һәр мөселманга күбрәк изге эшләр, гыйбадәтләр кылу мәслихәт. Бу айның көндезләрендә ураза тотып, кичләрендә уяу торган кеше кабер газабы күрмәс диелә изге китапларда.  

Рәҗәб аенда бөтен көнне дә ураза тотып буламы? Аерым бер көнне тотсаң да ярыймы? Шул сораулар белән «Иман нуры» мәчетенең пикенче имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Фәйзуллинга мөрәҗәгать иттек.  

«Рәҗәб аенда ураза тоту мәсьәләсенә килгәндә, бу айның кайбер махсус көнендә ураза тотуны раслаучы хәдисләр юк. Рәҗәб аеның теләсә кайсы көнендә ураза тотуның гомуми сыйфатын раслаучы берничә хәдис бар, чөнки Рәҗәб – дүрт изге айның берсе. Бу айларның берсендә (рәҗәб, зөл-кәгъдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм) башкарылган теләсә нинди гыйбадәт кыйммәтрәк булачак. Димәк, рәҗәб аеның кайсы көнендә телисез, шул көндә ураза тотарга мөмкин», – ди ул.  

Рәҗәб ае уразасына ният догасы Рәҗәб ае уразасына ниятне үз телеңдә әйтергә дә мөмкин, гарәпчә әйтү мәҗбүри түгел. Мәсәлән болай:  

«Ният кылдым таң беленгәннән алып кояш баеганчыга кадәр рәҗәб ае уразасын тотмакка».  

Рәҗәб аена ифтар догасы Рәҗәб аенда авыз ачканда укыла торган аерым догасы юк, шуңа күрә рамазан аенда укыла торганын кылырга мөмкин:  

«Йә Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка».