Домой Жизнь татар Татары в регионе Һәр бизәктә – күңел җылысы

Һәр бизәктә – күңел җылысы

0
Һәр бизәктә – күңел җылысы

Юлда йөрүчеләр белә – татар авыллары аша узып барганда юлчы аларның ма­турлыгы, чисталыгы белән соклана. Йорт капкалары, тә­рәзә капкачлары, түбә кы­еклары зәвык белән агач чел­тәрләр белән бизәлә, гадәттә ачык зәңгәр, ачык яшел төскә буялган өйләрнең челтәрләре ак төстә була. Капка башларын да шулай бизәү өй күркенә тагын да ямь өсти.

Камышлы районының Иске Усман авылы да күз явын алырлык матур йортлары белән горурлана ала. Тик Фәрзетдин Мифтахов, Линар һәм Нәфис Нуретдиновлар шундый матурлыкны агачтан түгел, калайдан тудыралар. Аларның милли бизәкләргә уралган тәрәзәләре, челтәрле капкалары белән сок­ланмаган кеше юктыр. Һәр бизәккә осталарның күңел җы­лысы салынган.

Күптән түгел Фәрзетдин ага авылның социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә авылдашларыбызга тәрәзә капкачлары, капка башлары ясау буенча остаханә уздырып, калайдан челтәрле бизәкләр кисү технологиясе белән таныштырды. Аңа рәссам да, тимерче дә булырга туры килә икән. Калайны кайчы белән кисүе дә җиңел түгел. Аның каравы, нәтиҗәсе күз нурын алырлык. Фәрзетдин абый эшеннән канәгать булуы, ләззәт алуы турында сөйләде.

Чара өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә кызыклы һәм файдалы булды. Алар алтын куллы авылдашыбызга, милли традицияләребезне дәвам иткән өчен, рәхмәт әйттеләр, өйрәнгәннәрен тормышта кулланырга вәгъдә иттеләр.

Зөлфия Хисаметдинова,

социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре.

Иске Усман авылы,

Камышлы районы.

Фәрзетдин Миф­тахов мастер-класс күр­сә­тә