Домой Культура Рәдиф Кашапов белән Оскар Юнысов Төркиядә татарча акустик концерт куя

Рәдиф Кашапов белән Оскар Юнысов Төркиядә татарча акустик концерт куя

0
Рәдиф Кашапов белән Оскар Юнысов Төркиядә татарча акустик концерт куя
Салават Камалетдинов

«Концертны җирле татарлар оештырырга булышты», — диде музыкант.

22 гыйнварда сәгать 18.00дә татар музыкантлары Оскар Юнысов (Gauga төркеме) белән Рәдиф Кашапов (qaynar төркеме) Истанбулның Selimiye Kahvecisi кафесында беренче тапкыр татарча акустик концерт куячак.

«Концертны җирле татарлар оештырырга булышты. Репертуарда үзебез иҗат иткән җырлар яңгыраячак. Яңа тамашачыга ачкыч табарга тырышачакбыз. Барлык кешене көтеп калабыз», — диде Рәдиф Кашапов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Оскар Юнысов — татар телендә блюз-рок һәм брит-поп башкаручы Gauga төркеме лидеры. Nindi Rahat и Shilma альбомнарыннан һәм гомуми яңартудан соң Оскар төркемнең өченче альбомын әзерли. Gauga Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Омск, Ижевск шәһәрендә уңышлы чыгыш ясаган.

Рәдиф Кашапов — Yummy Music лейблының креатив директоры, qaynar музыка лабораториясе вокалисты, язын аларның беренче альбомы көтелә. Рәдиф, шулай ук, баян балладаларыннан алып көнчыгыш дискотекалары стильләрендә үзен сынап, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Мельбурн, Хельсинки һәм Түбән Новгородның музыкантлары катнашында өч соло-альбом яздырган.

Автор: Зилә Мөбәрәкшина