Җәмил Габделхак улы Садриевка – 65 яшь!
Русларның “Театр начинается с вешалки” мәкален үзгәртеп, “Һәр мәктәп директордан башлана”, дисәк тә, ялгыш булмас. Чөнки директор эше артык күренмәсә дә, режиссер сыман, бөтен мәктәп тормышын оештыручы кеше бит ул.
Камышлы районының Иске Усман мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән Хаҗәр Гадыевнаның эшен лаеклы дәвам итүче улы Җәмил Садриев районыбыз кешеләренә генә түгел, аннан читтә яшәүчеләргә дә яхшы таныш. 1978 елда ул Куйбышев педагогия институтын тәмамлап, Яңа Сосна мәктәбендә физика һәм математика укытучысы булып эшли башлый. Ә бер елдан соң аны туган мәктәбенә директор урынбасары итеп билгелиләр. Тагын ике елдан аңа инде мәктәп директоры вазифалары йөкләнә. Укытучылык карьерасының нәкъ уртасында көч-куәте ташып торган директорны Камышлы районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп билгелиләр. Җәмил Габделхак улы 5 ел дәвамында авылдашларының тормыш сыйфатын яхшырту өчен көч куя. Әмма аның күңеле һәрвакыт мәктәпкә тартыла һәм ул кабат мәгариф системасына әйләнеп кайта.
Соңгы унтугыз елда ул Камышлының А.З.Акчурин исемендәге ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм ителгән һәм сәламәтлеге чикләнгән балаларны тәрбияләү учреждениесе директоры булып эшли. Мәгариф отличнигы Җәмил Габделхак улы, үз эшенең чын остасы буларак, оештыручы сыйфатларына да ия. Аның тырышлыгы белән менталь тайпылышлары булган балаларны укытуда һәм тәрбияләүдә килеп чыккан кыенлыкларны хәл итәрлек һәм киләчәк тормышка әзерли алырлык тату һәм бердәм педагоглар командасы оешты. Уку йортының үзенчәлекләренә карамастан, зирәк директор җитәкчелегендәге педагоглар өлкә, төбәк, бөтенроссия күләмендә уздырылучы конференцияләрдә, проектларда һәм һөнәри бәйгеләрдә катнашалар һәм шактый зур уңышларга ирешәләр. Мәсәлән, 2017 елда ул «Лукойл» компаниясе үткәргән социаль һәм мәдәни конкурслар проектында I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, 2018 елда сәламәтлеге чикләнгән балалар белән эшләүче педагогларның һөнәри осталыгы конкурсында «тәрбияче» номинациясендә җиңүче булып танылды, 2019 елда – «Россиянең иң яхшы инклюзив мәктәбе», 2020 елда «Мәктәп – Сәламәтлек территориясе» дип аталган бөтенроссия бәйгеләренең төбәк этапларында җиңү яулады. Учреждение һәм җитәкче абруе Камышлы районында гына түгел, Самара өлкәсе күләмендә дә танылды.
Менә шундый ул, безнең юбиляр – тынгысыз, эзләнүчән, аралашучан һәм югары эрудицияле кеше. Хезмәттәшләренә аның канаты астында эшләү, ә укучыларына – уку һәм яшәү, бик уңай. Ул үзенең тормышын лаеклы эшләр белән бизи. Җәмил Габделхакович мөгаллимлек нигезен какшатмаучы, эш кадерен белүче һәм үз тирәсендә эшләүче кешеләр турында кайгыртучы ышанычлы һәм көчле рухлы кеше ул. Мәгариф отличнигы бәһасез тәҗрибәсен инглиз теле укытучысы булып эшләүче кызы Ләйсән Ибәтовага да тапшыра. Димәк, династиянең дәвамы бар…
Яраткан җитәкчебез Җәмил Габделхак улы Садриевны 65 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлап, гаилә иминлеге һәм ныклы сәламәтлек телибез. Игелекле эшендә тагын озак еллар армый-талмый хезмәт итәргә насыйп булсын, гел шулай рәхимлелек һәм шәфкатьлелек үрнәге булып озак еллар яшәгез, Җәмил Габделхакович!
Котлауларга “Бердәмлек” редакциясе дә кушыла.
Мәктәп коллективы.