Рәхмәтле булу

0
229
syuyumbike.ru

Рәхмәтле булу дигәндә без нәрсәләрне күз алдында тотарга тиеш?
– Бу гыйбарәнең мәгънәсе бездә гарәп телендәгесе белән туры килми. Татар телендә ул «спасибо» дигәнне аңлата: ниндидер изгелеккә карата сүз яки эш ярдәмендә изгелек белән җавап бирү. Пәйгамбәребезгә, мәсәлән, изгелек эшләсәләр, ул үзе дә гел изгелек белән җавап биргән: аңа берәр бүләк бирсәләр, шулай ук тиз арада бүләк ясарга тырышкан; күчтәнәч белән керсәләр, үзе дә күчтәнәч биреп чыгарган. 

Ә гарәпләрдә рәхмәтле булу дип әйтү «милость» дигән мәгънәдә йөри. Кемдер безгә яхшылык эшләсә, аңа: «Аллаһының рәхмәте булсын», – дибез. Ягъни изгелегеңә карата сиңа берни дә бирә алмыйм, Аллаһы Тәгалә сине үзе зурласын, бүләкләсен дибез.

Аллаһның рәхмәте булсын дию, икенче төрле әйткәндә: «Аллаһының сиңа изгелек кылу халәте булсын», – дию ул. Аллаһы Тәгалә сиңа изгелек, яхшылык кылып торсын, ә моңа гафу итү дә керә, җәннәтле итү дә, ярдәм итеп тору да, сиңа карата миһербан-шәфкатьле булу да. 

Рәхмәт капкасы дип әйтү бар. Нинди капка турында сүз бара?
– Аллаһның рәхмәт капкасы, диләр. Аллаһы Тәгаләнең кешеләрне гафу итәргә әзер торуы дигән сүз бу. Бу капка кояш көнбатыштан чыкканчы, ягъни дөнья беткәнче ачык булачак. Шул вакытка кадәр Аллаһы Тәгалә кешеләрнең тәүбәсен кабул итә һәм гафу итә. 

Рәхмәт капкасы кеше өчен кайсы очракларда ябыла? Һәм бер ябылса, кабат ачыламы?
– Шәхсән кеше өчен рәхмәт капкасы сулышы өзелгәндә – җаны бугазына килгәндә генә ябыла. Шушы вакытка кадәр аның тәүбә итәргә, Аллаһыдан гафу сорарга, Аллаһының рәхмәтенә ирешергә мөмкинчелеге бар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең шушы рәхмәте билгеле бер кешеләргә ябык. Мәсәлән, мөшрикләргә, ягъни Аллаһыга ышанмаучы кяфер бәндәләргә, Аллыһыдан башка затка табынучыларга. Аллаһы Тәгаләнең ләгънәте төшкән кешеләргә шулай ук аның рәхмәте ирешми. Моңа зур гөнаһ кылучылар керә: кеше үтерүчеләр, аракы эчүчеләр, зина кылучылар, караклар… Коръәни Кәримдә: «Кеше үтерүчеләргә Аллаһының да, бәндәләрнең һәм фәрештәләрнең дә ләгънәте булыр», – диелгән. Тәүбә иткәнчегә кадәр аларга берәү дә изгелек, яхшылык теләмәс. Үкенсәләр, гафу үтенсәләр генә яңадан Аллаһының рәхмәтенә ирешерләр. 

Ә Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм калсаң нәрсә була? Кыямәт көнендә Аллаһ каршына килеп баскач, Аллаһның бу кешегә рәхмәте булмый икән, димәк, ул аңа изгелек теләми дигән сүз. Бу бәндә җәннәткә үз гамәлләре белән генә керергә мөмкин: Аллаһы Тәгалә аны якламаячак. Кеше: «Минем биргән сәдакам бар», – ди. Аңа: «Ул сәдакаңның савабын син шул гөнаһ белән бетердең инде», – диләр. «Менә фәлән-фәләннәргә булышкан идем», – ди кеше. Аңа кабат: «Син аны бу гөнаһың белән юкка чыгардың инде», – диләр. Кешенең һәр изгелегенә бер гөнаһы туры килеп, изгелеге белән гөнаһысы тигез, ә кайвакыт гөнаһлар күбрәк тә булырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә бу кешегә савапларын арттырып җибәреп булышмаса, ул җәннәтле була алмаячак. Бу бәндәсенә карата рәхмәтле булган очракта, ул: «Гөнаһларың күп, ләкин рәхмәтемә ирешкәнсең (син – мөселман, тәүбә иткәнсең, гафу сорагансың, изгелекләр күп кылгансың – Аллаһка якынаерга тырышкансың), димәк, синең гөнаһларыңны гафу итәм», – ди. Пәйгамбәребез дә: «Кеше җәннәткә Аллаһының рәхмәте белән генә керә. Хәтта мин дә», – ди. Шуңа күрә без кылган изгелекләрнең максаты – Аллаһының рәхмәтенә, аның аерым бер карашына ирешергә тырышу. Шуңа ирешсәк, кылган изгелекләребезнең савабы арта, гөнаһларыбыз гафу ителә – Аллаһы Тәгалә дә безне яклап караячак. 

Бу дөньяда исә Аллаһының рәхмәте бөтен кешегә дә ирешә, хәтта кяферләргә, мөшрикләргә дә: ул аларның күп гамәлләренә күз йомып карый. Шунда ук җәзасын бирми. Аллаһының рәхмәте бөтен кешегә, барча үсемлекләргә, барча җан иясенә төшә. Шуңа күрә дөньялыкта мөселман кешесе дә, мөселман булмаган кеше дә бертөсле яши. Мөселман булмаганы яхшырак, баерак та көн итәргә мөмкин әле. Безнең кайчак: «Мөселман булгач, намаз укыгач ул бит бөтен яктан да яхшырак яшәргә тиеш», – дип тә уйлыйсыбыз килә. Логика буенча шулай бит: Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итәр кебек. Ләкин әлеге кагыйдә бу дөньяга карамаска да мөмкин. Җир өстендә Аллаһның рәхмәте кешеләргә тигез төшә: ниндидер байлыклар, өстенлекләр һәркемнең тырышлыгына, эшчәнлегенә карап та бирелергә мөмкин. Ә менә кыямәт көнендә барысы да башкача: кеше җәннәткә, әйткәнемчә, Аллаһының рәхмәте белән генә керә алачак. Анда мөселманнарның дәрәҗәсе зуррак булачак. Менә ни өчен бу затның ризалыгына омтылырга кирәк тә. 

Мөселманнар җәннәткә тәмугта гөнаһларын яндырып бетергәч булса да керәчәк, ә мөселман булмаганнар беркайчан керә алмаячак. Аллаһның рәхмәтеннән мәхрүм булгач, аларга изге эшләре дә булышмаячак. 
Кабатлыйм: Аллаһының рәхмәтенә ирешү өчен, беренче чиратта, мөселман булырга, аңа ышанырга, кушканнарын үтәргә, аннан үзең дә кешеләргә рәхмәтле булырга тиеш. Таныш һәм таныш булмаган кешеләргә сәбәп белән һәм сәбәпсез изгелек кылырга кирәк: елмаеп карарга, сәдака бирергә, киңәшең белән булышырга, малың белән бүлешергә… Болар да рәхмәт, һәм аларның мәгънәсе тирән. 

Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН, «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here