Домой Главные новости РӘХМӘТЛЕБЕЗ ИХЛАС КҮҢЕЛДӘН

РӘХМӘТЛЕБЕЗ ИХЛАС КҮҢЕЛДӘН

0
РӘХМӘТЛЕБЕЗ ИХЛАС КҮҢЕЛДӘН

Югалтулар дөньяга башкача карарга өйрәтә

Шушы көннәрдә редакциягә Елховка районы, Мулла авылыннан Әнвәр (паспорты буенча Андрей) Андрей Жаднов һәм Равилә Жадновлар Равиля Жаднова гаиләсенә рәхмәт җиткерергә теләүче авылдашлары исеменнән Гөлшат Әхмәтова СДК Мулловка шалтыратты.

– Әнвәр белән Равилә кебек искиткеч сабыр, тырыш, киң күңелле, ярдәмчел кешеләр турында бөтен Самара өлкәсе белергә тиеш, – дип башлады сүзен Гөлшат ханым. – Алар безнең авылга Самарадан күптән түгел генә күчеп кайттылар. Әмма тамырлары безнең яклардан, Әнвәрнең әнисе Наҗия апа – безнең авыл кешесе, – дип аңлатты әңгәмәдәшем.

Әнвәр Валерьевич 1980 елда Куйбышевта туган, урта белем алганнан соң башта көллияттә, аннан югары уку йортында юрист һөнәрен үзләштергән. Россия Эчке эшләр министрлыгында да эшләгән, эшкуар да булган.

2001 елда сөйгән кызы Равиләгә өйләнә, 2002 елда уллары Илнур дөньяга аваз сала. Кызганыч, әмма, Жадновларның күз карасыдай кадерләп үстергән бердән-бер улларының гомере кыска була. 2021 елның мартында менә дигән ир-егет булып үсеп килүче Илнурның гомере өзелә… Шул вакытта Равилә белән Әнвәр өчен яшәү яме, тормыш мәгънәсе, ризык тәме югала.

«Улым Илнур минем иң кадерле кешем иде һәм шулай булып калды да. Дөресен генә әйткәндә, улыбыз минем остазым иде… Илнур арабыздан киткәннән бирле минем тормышым нык үзгәрде, һәм ул вакыттагы Әнвәр юкка чыкты, күңелем сүрелде. Алга таба яшәр өчен, мин Аллаһы Тәгаләгә иман китердем һәм догалар укый башладым. Тәңребезгә ышану миңа авыр вакытта ярдәм итте һәм бүгенге көндә дә яшәргә көч бирә», – дип сөйләгән бер әңгәмәсендә Жадновлар гаиләсе башлыгы.

2022 елның декабрендә Равилә белән Әнвәр Вячеслав Болдов исемле малайны тәрбиягә алалар. Кечкенә Слава Жадновлар йортына җылылык, якты нур алып килә. Бу бала Илнурны алыштыра алмаса да, Равилә белән Әнвәр өчен яшәүгә этәрүче стимул булып тора.
Жадновлар гаиләсе Мулла авылына кайтып төпләнгәч, зур кайгыдан чәлпәрәмә килгән тормыш кыйпылчыкларын җыеп, җиң сызганып эшкә керешәләр.

Бүгенге көндә Әнвәр белән Равилә шәхси эшмәкәрләр. Аларның «Агрокур» крестьян-фермер хуҗалыгы бик әйбәт эшләп тора. Кошлар белән “аралашулары” танышлары бүләк иткән берничә чебидән башланып китә. Әнвәр һәм аның тормыш иптәше бу сары йомры йомгакларга бер күрүдә гашыйк булалар. Шул көннән башлап, алар тавык үрчетә башларга карар кылалар. Бизнес-план төзеп, “Агростартап” грантына гариза бирәләр һәм оталар.

Хәзерге вакытта “Агрокур” фирмасы катнаш азык (комбикорм), тавык ите, кош итеннән төрле ашамлыклар, ярымфабрикатлар җитештерә һәм клиентларына илтеп тә тапшыра. Аларның продукциясен сатып алучылар товардан бик канәгать.

– Жадновлар гаиләсе Мулла авылының иҗтимагый тормышында да бик актив катнашалар. Әнвәр дә, Равилә дә авыл Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Хыял” фольклор ансамбле, “Гүзәл” театр коллективы үзешчәннәре. Равилә бик моңлы җырчы, концертларны алып баручы. Әнвәр авылда уза торган мәдәният чараларының даими спонсоры һәм илһамландыручысы, бөтен оештыру эшләрен үз машинасында йөреп башкара, юл чыгымнарын да үзе каплый. Авыр хәлдә калган, якынннарын югалткан гаиләләргә беренчеләрдән булып ярдәмгә килә.

Әнвәр белән Равиләнең игелекле эшләре санап бетергесез. Арабызда шундый кешеләр булуына без бик шатбыз. Жадновлар гаиләсенә бөтен авыл халкы һәм шәхсән үз исемемнән чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аларга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, алдагы көннәрендә кайгы-хәсрәт күрмичә, тигез мәхәббәттә, иминлектә озын матур гомер кичерүләрен телибез, – дип сөйләде Мулла авылы Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлшат Әхмәтова.

автор: Эльмира Сәйфуллина

“Бердэмлек”