Өрәк

0
Өрәк

Быел май бәйрәмнәре, кышкы каникуллар кебек, озын булды. Шуңа: “Фатирда бикләнеп яткан ише булмас әле, әбиеңә дә ярдәм итәрсең”, – дип, Әминне әти-әнисе авылга кайтардылар.

Авылда рәхәт инде. Көндез бакчада эшлисең, ә кичен малайлар белән велосипедта чабасың. Капка алдында җыелышып, караңгы төшкәнче төрле сәер вакыйгалар, кур­кыныч хәлләр турында сөйләшеп утырулары гына да ни тора. Бу хикәяләрдән беләкләргә каз йоннары калкып чыкса да, малайларга барыбер күңелле.

Беркөнне алар шулай күр­ше Вәли йорты каршында җыелдылар.

– Тиздән җәй җитә, егет­ләр. Бу коронавирус дигән нәрсә аңа кадәр бетсә ярар иде! Су керәсе килә, рөхсәт итәрләрме икән? – дип сорады Рөстәм.

– Итмәгәйләре ни?! Елга буенда саклап тормаслар әле. Барам да су кереп кайтам! – дип зурларча җитди әйтеп куйды Вәли.

– Ә сез беләсезме, авылыбызны урап аккан елга һәрвакыт шундый сай булмаган бит. Әбиләр бә­ләкәй чакта елганың суы яр­лары белән тигез булган. Анда Су иясе яшәгән дип тә сөй­ләгәннәр элек. “Чынлап та, яз җитүгә елга ягыннан төнлә ниндидер зур җанвар улаган төсле сәер тавыш ишетелә иде. Ел саен берәр кешенең гомерен алып китә иде ул елга. Шуннан соң теге тавыш та тына”, – дип сөйли иде безнең карт әби дә. Шул Су иясе алып китә торган булдымы икән ул кешеләрне?” – дип дәвам итте Рөстәм.

– Кит инде! Алай булса, кая киткән ул? Хәзер дә анда яшидер әле! Ю-ю-юк, егетләр, мин башкача ул елгада су кермәм! – бусы инде Илфат. Бөтен нәрсәдән курыкканга, малайлар аңа Куян дип кушамат та такканнар иде. Менә хәзер дә ул көзге яфрак кебек калтырый башлады.

– Алайса калкулыкларга җиләк җыярга да йөрмә. Өрәккә юлыгуың бар, – дип көлде Вәли.

– Өрәк? Нинди өрәк ул? – дип иптәшләре малайга төрле яктан сораулар яудыра башладылар.

Елганың аръягында, авылга каршы, калкулыклар тезелеп киткән. Халык җәен анда җиләк җыярга йөри. Вәли шул калкулыкларда хатын-кыз өрәге йөрүе турында риваять ишеткән икән. “Имеш, ул ап-актан киенгән, башына ак яулык япкан. Кем дә кем шул өрәкне күрә, урынында катып кала, кычкыра да, йөгерә дә алмый икән. Ул яныңа килеп кулын уң җилкәңә куйса – киләчәгең турында сорый аласың, өрәк барлык сорауларыңа да җавап бирә. Ә сул якка куйса – гомерлеккә әпә булып каласың”, – дип куркытуын дәвам итте Вәли. 

– Эх, очратасы иде шул өрәкне! Мин, әти-әни быел миңа велосипед алырмы-юкмы, дип сорар идем, – дип әйтеп куйды Солтан исемле малай. Башкалар да, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, те­ләкләре белән уртаклаша башладылар.

…Берничә көннән кич бе­лән малайлар кабат Әминнәр­нең капка алдына җыелды­лар. Телевизордан караган фильм буенча фикерләшүләр арасында караңгы төшкәне сизелми дә калган. Кинәт капка алдындагы баганада “кылт” итеп лампочка сүнде.  Урам төнге күктә янган туп-тулы ай нурларына күмелде. Әллә шул айга, әллә капка алларыннан үткән кешегә арткы урамда җан өшеткеч итеп этләр улый башлады.

Малайлар кинәт тынып калдылар, күңелләренә шом керде бугай. “Соң инде, өйгә кайтырга кирәк”, – дип, таралышырга җыена баш­ладылар. Шулвакыт Вәли: “Тегендә карагыз!” – дип пышылдады һәм кулы белән үзәк урамга таба күрсәтте. Төнге караңгыда да аның йөзе агарынуы, куллары калтыравы күренеп тора иде.

Малайлар барысы да ул күрсәткән якка борылдылар. Ни күрсеннәр: урам башыннан аларга таба ап-ак шәүлә якынлаша иде. Тавыш-тын­сыз, әйтерсең лә йөзеп килә. “Өрәәәәк”, – дип, Вәли шып итеп артына утырды. Башкалар бер сүз дә дәшә алмыйча, катып калдылар. “Точно, өрәк! Аягымны да селкетә алмыйм”, – дип уйлап куйды Әмин. Ә йөрәге еш-еш тибә башлады, тәнен салкын алды. Бер минут эчендә аның башыннан дистәләгән уй йөгерде: “Кулын кайсы җилкә­гә куйса, әпә каласың диде әле Вәли?.. Әй, кайсысына куйса да барыбер… Малайлар ал­дында ыштанны гына чы­латмаска иде…” 

Беренче булып Куян Ил­фатының нервылары биреште. Ул, бөтен көчен җыеп, урыныннан купты да кычкыра-кычкыра Әминнәрнең ише­гал­ларына ыргылды. “Алга!” дигән команда бир­гәннәр дияр­сең, башкалар да дәррәү аның артыннан чап­тылар.

Умарта күченнән качкан­дай йортында акыра-бакы­ра йөгерешкән балаларны күреп, Сәлимә әби йөгереп чыкты. Аның: “Нәрсә булды?” – ди­гән соравына да балалар тыныч кына җавап бирә алмадылар. Аптыраган әбекәй арадан Әминне тартып чыгарды да аңардан сораштыра башлады. Ниһаять, оныгы тотлыга-тотлыга эшнең нәрсәдә булуын аңлатып бирде.

Сәлимә әби галошларын эләктерде дә: “Ураза аенда шайтаннар йөрми, юкны сөйләмәгез”, – дип, сөйләнә-сөйләнә, урамга таба атлады.

“Өрәк” нәкъ алар капкасына якынлашкан иде. Һавада йөзгән ак шәүләне күреп, башта әбекәй үзе дә куркып китте, бисмилласын әйтеп, эченнән догаларын укый башлады. Аннан кемнедер таныган кебек: “Кадрия, синме соң бу?” – дип сорады. Шәүлә туктап калды, аннан әбекәй янына килеп басты да ак битлеген салды. Сәлимә әби каршында фельдшер Кадрия басып тора иде.

– Мин, Сәлимә әби. Ме­нә, авыру янына вызовка чакырганнар иде, шуннан кайтып киләм. Хәзер ко­ронавирус пандемиясе бит, безгә авырулар янына махсус костюмнардан гына керергә рөхсәт итәләр, – дип ап-ак комбинезонына күрсәтте ул. Күршеләр озак сөйләшеп тормадылар, иртәгә иртән эшкә, дип Кадрия үзенә ашыкты. Ә Сәлимә әбигә әле “егетләр”не өйләренә озатасы бар иде.

Әминә Шиһапова.