Домой Жизнь татар Татары в регионе Һәр костюмда җан җылысы

Һәр костюмда җан җылысы

0
Һәр костюмда  җан җылысы

Халык сәнгать һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге остасы, Самараның «Алтын энә» ательесы хуҗабикәсе Гөлнара На­сыйрова бернинди эштән дә курыкмый. Милли киемнәр тегү, мамык шәлләр бәйләү, сөлгеләр һәм изү-калфаклар чигү – аның яраткан эше. Ул теккән милли һәм зәвыклы заман киемнәре­нең исәбе меңнән дә артып киткән инде.

Иҗатка илткән юл

Гөлнара кечкенәдән кул эшләре белән кызыксына. Бу аңа гомере буе Ырынбур шәлләре бәйләү остасы булган әбисеннән күчкәндер, диләр. Башта ул әбисенең эшләгәнен карап-күзәтеп торган, аннары үзе дә өйрәнеп, бик оста иттереп шәл бәйли башлаган.

– Шәл бәйләү – зур ты­рышлык һәм пөхтәлек таләп итә, – ди ос­та. – Мамык кә­җәсен тараганда ук йонын ка­тышмалардан, чүп-чардан арындыра башлыйлар. Җеп эр­ләгәндә дә, бәйләгәндә дә бик игътибарлы булырга кирәк, кылы калса, ул шәлнең сыйфа­ты булмый инде. Әбинең күз иярмәслек тизлектә бәйләвен күзәтү, нечкә генә җептән үтәкүренмәле искитмәле ма­тур һәм зур шәл килеп чыгуы бик гаҗәп булып тоела иде. Үзем бәйли башлагач та, әби­ем өйрәткәннәрне гел истә то­тып эшләргә тырыша идем…

5 яшендә үк Гөлнара шәл бәйләргә өйрәнә һәм буш вакытын яраткан шөгыленә багышлый. Ә мәктәп елларында тегү белән дә мавыгып китә. Нәни кызчык башта үзенең курчакларына матур-матур күлмәкләр тегә башлый. Шулай итеп, аның курчаклары өчен киемнәр коллекциясе барлыкка килә. Үсә төшкәч, яшь тегүче үзенә дә нәрсә дә булса тегеп карарга тели, ләкин моның өчен аның иң төп инструменты – тегү машинасы булмый. Кызының мавыгуын һәм сәләтен күргән әнисе Гөлнарага алтынчы сыйныфта укыганда ук иң яхшы булып саналган «Чайка» тегү машинасы сатып ала.

– Өйгә очып кайтып, тиз­рәк тегү машинасы артына утыру, тизрәк тегә башлау теләге тәнемне уттай ян­дыра иде. Ул бәхетле көнем әле дә хәтеремдә, – дип искә ала Гөлнара.

Шуннан бирле кыз тегү машинасыннан аерылмый. Башта салфеткалар, шикәр яки ярма капчыклары тегә. Үсмер кыз булып җитешкәч, киемгә кытлык булган чорда әнисеннән ак җитен җәймә сорап ала да үзенә озын балаклы шорты тегеп кия.

– 14 – 15 яшемдә мин инде мәктәптә зәвыклы һәм за­манча киенүче кыз булып санала идем, барысы да миңа кызыгып карый иде. Бөрмәле итәкләрем, чалбар һәм блуз­каларымны барысын да үзем тегә идем, – дип сөйли оста.

Тора-бара ул дус кызларына да тегә башлый, сәүдә учи­лищесында укыганда да ярат­кан шөгыленнән аерылмый. Ки­яү­гә чыгып, балалары тугач, ул инде балаларына чигешле һәм челтәрле матур киемнәр тегә. Тегүчелек – аның призваниесе икәнлеген аңлагач кына, җиңел сәнәгать техникумының читтән торып уку бүлегенә укырга керә. Ике уку йортында алган белеме ателье ачкан вакытта бик тә кирәк булып чыга.

Тарихка кагылып үтик

Быел 10 еллык юбилеен бил­геләп үтүче «Алтын энә» ательесына килеп кергәч, ап­тырам калдым. Башта бу музей­мы әллә, дип уйлап куйдым. Милли киемнәр, түбәтәйләр, төрледән-төрле чиккән яу­лыклар һәм алъяпкычлар, ма­мык жилетлар, ялт-йолт итеп торган никах сөлгеләре белән бизәлгән остаханә икәнен тиз генә абайлап та булмый. Диварлары милли орнаментлар белән бизәлгән зур булмаган бинага беренче мәртәбә кергән кешенең күзләре камаша.

– Беренче мәртәбә милли татар костюмнарын мин 15 ел элек “Яктылык” мәктәбе­нең “Йолдыз” бию коллективы өчен теккән идем, – дип искә ала Гөлнара. – Күп еллар үтсә дә, ул костюмнар әле өр-яңа кебек күренә. Мин үз эшемә бик җаваплы карыйм һәм кием те­гү өчен һәрвакыт сыйфатлы тукымалар кулланам. Безнең ательега еш кына Халыклар дуслыгы йортындагы башка милли оешмалар вәкилләре, шулай ук төрле районнардагы җыр һәм бию коллективлары мөрәҗәгать итәләр. Мин та­тар милли костюмнарын гына түгел, башка милләт костюмнарын тегү эшенә дә бик теләп алынам, чөнки миңа Россия халыкларының тра­дицияләрен өйрәнү кы­зыклы.

Безнең героиня фикеренчә, милли кием кигән кеше тарихка кагыла һәм үз халкы белән рухи элемтәне торгыза ала.

– Миңа костюмның һәр эле­менты кызыклы. Бервакыт татар мәктәбенең «Мирас» музее өчен крестьян кием­нәре тектек. Без энцикло­педияләрдән, мах­сус китап­лардан гади халыкның нәрсә киеп йөрүләрен өйрәндек. Хәт­та эчке киемнәренә кадәр. Борынгы тукымаларны эзләп таптык һәм костюмнарның һәр детален җентекләп баш­кардык. Шулай ук борынгы шә­һәрләрдә яшәгән ир-ат һәм ха­тын-кыз костюмнары да тек­тек. Бер мил­ли костюм те­гү өчен, уртача, бер айдан өч айга кадәр вакыт ки­рәк.

Безнең ательеда һәрбер заказга аерым караш. Кон­вейер кебек меңләгән костюм тегүче ательелар да бар, әлбәттә. Әм­ма безнең кул астыннан экск­лю­зив, кабат­ланмас әйберләр ки­леп чыга. Мин һәрбер костюм өстендә уйланам, бу кешегә нәрсә килешә төшә дип, төрле вариантлар уйлап чыгарам. Иртәнге 4тә уянып, нинди дә булса детальне ничегрәк эшкәртергә икән, дип уйланып яткан чакларым да була. Кыс­касы, һәр костюмга җан җы­лымны кертмичә калмыйм, – дип сөйли Гөлнара ханым.

Һәркемнең зәвыгына туры килә

«Алтын энә» – киң спектрлы остаханә ул. Гөлнара Насый­рованың ярдәмчесе Алсу Бая­зитова да бик тырыш кыз. Алтын куллы тегүчеләр заказ бирүченең теләсә нинди теләген тормышка ашырырга әзер. Биредә кием тегү, ремонтлау, зиннәтле тире эшләнмәләрен реставрацияләүне дә бик оста итеп башкаралар.

– Минем клиентлар арасын­да укытучылар, табиблар һәм хәтта стилистлар да бар. Алар бирегә югары сыйфатлы һәм беркемдә дә булмаган кием эзләп киләләр. Гадәти булмаган заказлар да очрый. Мәсәлән, бервакыт “Ждун” рәвешендә зур гына пуфик тегәр­гә туры килде, – дип көлә Гөлнара.

Кечкенә генә бинада те­ләсә нинди хыялны чынга ашы­ру өчен барысы да бар. Монда профессиональ тегү ма­ши­нала­ры дисеңме, овер­лок­лар дисең­ме… Күпсанлы тарт­ма­ларда төрле тукыма, җеп, энә-каптыргычлар һәм башка кирәк-ярак­лар сак­лана. Шу­лай ук остабикәнең беренче адымна­­рын хәтерләткән «Чай­ка» да үзе­нең лаеклы урынын тапкан.

Гореф-гадәтләрне саклап

Остабикә татарча да бик матур итеп сөйләшә. Ул үзен­чәлекле мәдәният сөюче ата-бабаларының гореф-гадәт­лә­рен кадерләп саклый һәм аларны милли киемнәрдә гәү­дәләндерә, чигүле бизәкләр тө­шереп бизи. Моннан берничә гасыр элек татар кызлары нәкъ менә шулай киенгән, дип җәеп-җәеп күрсәтә.

– Менә бу баш киемен һәм хаситәне «Татар чибәре» кон­курсы өчен махсус тектек. Бу әйберләр Казан патшабикәсе Сөембикә образы буенча эш­ләнде. Шулай ук биредә кыз со­рарга килү йоласында кул­ланыла торган “Бал һәм май” сөлгесе тәкъдим ителә. Шулай ук никахка дип әзерләнгән ике казны бизәү өчен бик матур милли киемнәр дә бар, – дип елмая оста.

Гөлнараның алтын куллары теккән кием-салымнарны һәм бизәнү әйберләрен көндәлек тормышта да, сәхнәдә дә киеп йөрергә була. Талант иясенең уникаль эшләнмәләре күп тапкырлар күпсанлы күр­гәзмәләрдә, ярминкәләрдә һәм форумнарда күрсәтелде. Моннан тыш, остабикә төрле мастер-класслар үткәрә, анда балалар һәм әби-әниләр калфак һәм изү чигәргә өйрәнәләр.

Гөлнараның кече кызы Ал­суга да әнисенең иҗади җаны күчкән, ахыры. Ул гаҗәеп матур каптырмалар ясый.

– Безнең эштә күңелең һәм кулың ятмаса, бернәрсә дә ба­рып чыкмый. Әгәр акча өчен ге­нә эшләсәң, күңел кырысла­на, эшнең яме кача, – ди хуҗа­би­кә. – Бүлмәбез нибары 17 квад­рат метр булуына карамастан, кли­ентлар: «Сездә бик уңайлы һәм зәвыклы» дип әйтәләр. Бу сүзләре күңелемә май бу­лып ята, бүлмәбез киңәеп, яктырыбрак киткән сыман тое­ла. Ательены ачканда бер өстәл, ике тегү машинасы һәм бер үтүк кенә бар иде. Ун ел эчендә барысы да булды, Ал­лага шөкер. Яныма килгән ке­шеләр үзләрен яхшы хис итә­ләр икән, минем өчен бу бик мөһим.

Киләчәктә Гөлнара ателье бинасын киңәйтү, милли кос­тюм­нар күргәзмәсе оештыру турында хыяллана.

Җәмилә Шәрифуллина.

Бердэмлек