Домой Жизнь татар Рөстәм Асаев: “Эстрадага тәртип кертергә берәр орган булырга тиеш”

Рөстәм Асаев: “Эстрадага тәртип кертергә берәр орган булырга тиеш”

0
Рөстәм Асаев: “Эстрадага тәртип кертергә берәр орган булырга тиеш”

“Җырчылар иҗтимагый тормышта соңгы урын алып тормый. Без йөзек кашы кебек, безне меңләгән, миллионлаган кеше тыңлый. Безнең эшебез җырлау гына дигән сүз ул дөрес түгел”, – дип саный Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев.

Кичә Казан шәһәре филармониясе артистлары белән узган очрашуда җырчы журналистларга шундый фикерен җиткерде. 

– Бездә бик акыллы булганнарны да яратып бетермиләр. Әмма үзеңдә башкаларны яхшылыкка өндәү булырга тиеш. Тәрбияле булып, сәхнәдән акыллы сүзләр сөйләү начар әйбер түгел. Эстрадага килгәндә, кайвакыт анда хаус булып китә. Кем җырлый, кем бии, белгән юк. Безгә тәртип кертергә берәр орган булырга тиеш. Кайсы гына өлкәне алсаң да, аның хуҗасы, тәртибе бар. Ул (оешманың җитәкчесе — авт.) җырчыларны эчке яктан аңлый торган, яклый торган кеше булырга тиеш, – дип саный Рөстәм әфәнде.   

Шәһри Казан

matbugat