Домой Главные новости В стране и мире Рөстәм Миңнеханов: ”Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаган каһарманнарның даны-мәңгелек”, – дип, баш иде

Рөстәм Миңнеханов: ”Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаган каһарманнарның даны-мәңгелек”, – дип, баш иде

0
Рөстәм Миңнеханов: ”Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаган каһарманнарның даны-мәңгелек”, – дип, баш иде

Казанда 4 майда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш булды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, сугыш һәм хезмәт ветераннары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Тантана башында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.

— Җиңү көне безнең хәтердә һәм йөрәкләрдә аерым урын били. Без сугышчы- азатлык көрәшчеләренең батырлыгын хөрмәтлибез. Бу чын ватанпәрвәрлек һәм саекмас көчле рух үрнәге иде. Халыкларның Бөек Җиңү хакына фидакарьлеге һәм хезмәт батырлыклары киләчәк буыннарның милли бердәмлегенә үрнәк булды. Алар авыр сугыш сынауларын, Ленинград блокадасын, фашист концлагерьларының куркыныч тоткынлыгын горур рәвештә узды, җимерелгән йөзләрчә шәһәрләрне торгызды,- диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул республикадан фронтка алынганнарның Бөек Ватан сугышындагы барлык хәлиткеч бәрелешләрдә катнашканлыгын әйтеп үтте. Һәр икенче хәрбинең өенә кире әйләнеп кайта алмаганлыгын искәртте. Шушы сүзеннән соң Рөстәм Миңнеханов һәлак булган батырларны 1 минут тынлык белән хәтергә алырга тәкъдим итте. Залдагы халык аягүрә басты.

— Безнең республика сугыш елларында мөһим тыл базаларының берсе булды, Бөек Җиңүгә лаеклы хезмәт өлеше кертте. Татарстан халкының батырлыгын мәңгеләштереп, бүген “Казан- хезмәт батырлыгы шәһәре” стеласы ачылды. Хәзер дә җитештерү предприятиеләре коллективлары махсус хәрби операция бурычларын үтәү, ил иминлеген тәэмин итү максатында тырышып эшли,-диде Татарстан Рәисе.

Үзенең чыгышы ахырында Рөстәм Миңнеханов:”Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, Сезнең батырлыкта без ирекле һәм куәтле илдә яшибез. Махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләренең бабаларының эшен лаеклы дәвам итә. Барлык көчләрне туплап, без: фашизмга һәм милләтчелеккә “Юк!” дип әйтәбез. Ватаныбыз сагында торган барлык кешеләргә безнең олы хөрмәтебез!” – диде.

Рөстәм Миңнеханов сәхнәдә “Россия Герое” исемен (үлеменнән соң) өлкән лейтенант Олег Сорокинның әти-әнисенә тапшырды. “Батырлык ордены” (үлеменнән соң) өлкән лейтенант Герман Захаровның да әти-әнисенә бирелде. Шулай ук, үлеменнән соң “Батырлык ордены” Фәнил Хисмәтуллинның тол хатыны белән улына тапшырылды.

Махсус хәрби операциядә катнашкан тагын берничә хәрби “Батырлык өчен” медале, ә тыл хезмәтчәннәре “ТАССРның 100 еллыгы” медале белән бүләкләнде. Татарстанның сәнгать осталары, үзешчән сәнгатьтә катнашучы балалар концерт куйды.