Домой Жизнь татар Рөстәм Миңнеханов герой-очучы Дамир Йосыпов белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов герой-очучы Дамир Йосыпов белән очрашты

0
Рөстәм Миңнеханов герой-очучы Дамир Йосыпов белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов пилот, «кукуруз кырындагы могҗиза»ның төп герое Дамир Йосыпов белән очрашты. Республика җитәкчесе икесе бергә төшкән фотоны Телеграм-каналына куйды. «Таныдыгызмы? Герой. Горурланабыз!», – дип язган ул фото астына.

2019 елның августында «Урал авиалинияләре»нең Airbus A321 лайнеры экипажы командиры Дамир Йосыпов двигательләре сафтан чыккан самолетны Мәскәү янындагы кукуруз кырына утыртты. Борт акчарлак көтүенә бәрелгәч берьюлы ике турбина сафтан чыга.

Россия Президенты Владимир Путин карары белән очучыга Россия Герое исеме бирелде.

Бүген Казанда XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында «На солнце, вдоль рядов кукурузы» фильмы күрсәтелә. Ул Дамир Йосыповның батырлык тарихына багышланган. Кино пәнҗешәмбе, 16 мартта, прокатка чыгарга тиеш. Узган ел ахырында пилот «Миллиард.Татар» басмасына фильм өстендә ничек эшләүләре турында сөйләде.