Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

0
Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле ватандашлар!

Сезне татулык, дуслык һәм күпмилләтле Россиянең куәте күрсәткече булган бәйрәм –  Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Күп гасырлар элек ата-бабаларыбыз – төрле катлау, дин һәм милләт вәкилләре – Ватанның бәйсезлегенә, бүленмәслегенә куркыныч янау шартларында бер булып баскыннарны илдән куып чыгаруга һәм болгавырлыкны җиңүгә иреште. Туган җирне ярату, каһарманлык, оешканлык, үз-үзеңне аямау, азатлыкка һәм гаделлеккә омтылу – чын кеше һәм гражданга хас булган әлеге асыл сыйфатлар халкыбызга дәүләтебезне саклап калырга һәм җиңү яуларга ярдәм итте.

Ватаныбызга чит илләрдән моңарчы күрелмәгән көчле басым ясалган һәм ачыктан-ачык катгый каршылык барышында аның ныклыгы сыналган хәзерге көндә дә бу сыйфатлар гаять зур әһәмияткә ия. Ата-бабаларыбызның данлыклы гамәлләре, бердәмлегебез, Россия халкының нык ихтыяры, максатчанлыгы һәм  чыдамлыгы хәзерге чорның теләсә нинди авырлыкларын җиңүгә омтылышыбызны көчәйтә.

Болганчык чорда фетнәгә каршы көрәшү өчен Минин һәм Пожарский җитәкчелегендәге халык гаскәре сафына батыр улларын бастырган борынгы җиребез – Татарстан бүген дә Россия дәүләтчелеге иминлеген саклауда таяныч үзәкләренең берсе, төрле милләт һәм дин вәкилләренең үзара тату һәм килешеп яшәвенең гүзәл үрнәге булып тора.  Мәскәүне чит ил яулап алучыларыннан азат итүнең төп рухи символы буларак нәкъ менә Казан Мәрьям Ана иконасының танылуы шул хакта сөйли. Изге хакыйкатьне без гасырлар аша йөрәкләребездә саклап килдек һәм явызлыкка каршы булган һәркемне Ватаныбызга, ата-бабалардан мирас булып калган телебезгә, мәдәниятебезгә һәм гореф-гадәтләребезгә  тугры булырга өндибез.

Илебез халыкларының һәм этник берлекләренең милли үзенчәлекләрен саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелгән Россия халыкларының мәдәни мирасы елында Халыклар бердәмлеге көненең әһәмияте аеруча арта. 2023 елда Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында да  шундый ук бурычлар һәм максатлар куела.

Россия халкының һәм ул төзегән бөек дәүләтнең бөтенлеген милли һәм дини күптөрлелекне, мәдәни асылыбызны ныгыту аша гына саклап калырга мөмкин.

Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисләрен үстерүгә, күпмилләтле халкыбызның тагын да берләшүенә күркәм этәргеч бирәчәк, Ватанга мәхәббәтебезне һәм  үз көчебезгә ышанычыбызны  тагын да арттырачак дип ышанам.

Һәркемгә исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим!