Рөстәм Миңнеханов татарларны туган телдә хатлар язышырга чакыра

0
32

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хатлар йорты» посткроссингы сервисы аша кабул иткән открытканы Инстаграмга куеп, бөтен дөньяга таралган татарларны туган телдә открыткалар бирешергә өндәгән.

– Дуслар, узган атна ахрында хатлар язарга чакырганнан соң, миңа менә шундый матур татар открыткасы килде. Анда @tatarhatlar барлык милләттәшләребезне татарча хатлар язарга һәм матур открыткалар белән алышырга чакыра. Əйдәгез, без дә кушылыйк, – дигән Рөстәм Миңнеханов.

Узган атнада сервисны оештыручылар республика җитәкчесенә флешмоб оештыруда ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде.

vatantat.ru

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here