![Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыкара туган тел көне белән котлады Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыкара туган тел көне белән котлады](https://i0.wp.com/tatar-duslyk.ru/wp-content/uploads/2022/02/biography1.jpg?fit=540%2C320&ssl=1)
Тел — безнең милли казанышыбыз һәм байлыгыбыз, дип язган ул инстаграмдагы рәсми сәхифәсендә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмдагы рәсми сәхифәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган видео куйды.
«Тел — безнең милли казанышыбыз һәм байлыгыбыз. Халыкара туган тел көне белән!» — диелгән видео янына.
Социаль челтәр кулланучылар Рөстәм Миңнехановның үзен дә, Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре юлларын язып, бәйрәм белән котлый.