Рөстәм Миңнеханов Вәлиеваның дөнья чемпионатында җиңүе турында: Афәрин, Камилә!

0
91

Татарстан Президенты Инстаграмдагы сәхифәсендә Камилә Вәлиеваның фотосурәтен урнаштырды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Камилә Вәлиеваның фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында җиңүен бәяләде.

Ул инстаграмдагы сәхифәсендә Камилә Вәлиеваның фотосурәтен урнаштырган. «Безнең яшь якташыбыз — Европа чемпионы! Афәрин, Камилә!» — дип яза Рөстәм Миңнеханов.

Камилә Вәлиева ике программада 259,06 балл җыеп, кыска программа нәтиҗәләре буенча дөнья рекордын куйды. Россия фигуралы шуучысы Татарстанда туган һәм спорт белән Казанда шөгыльләнә башлаган.

Вәлиева шулай ук Россиянең гамәлдәге чемпионы, ул 2021 елның декабрендә ил беренчелегендә җиңү яулады.

Артур Хәлилуллов

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here