Домой Главные новости В стране и мире Рөстәм Миңнеханов Япониядә татар мәдәнияте оешмасын булдыруны хуплады

Рөстәм Миңнеханов Япониядә татар мәдәнияте оешмасын булдыруны хуплады

0
Рөстәм Миңнеханов Япониядә татар мәдәнияте оешмасын булдыруны хуплады

«Япон егетләре-кызлары киләчәктә дә татар телен күтәрсә, без аларга ярдәм итәчәкбез», — диде Президент.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониядә татар мәдәнияте оешмасын булдыру тәкъдимен хуплады.

«Япониядән безгә килеп Халыкара олимпиадада җиңгән япон егете Юто Хишияма белән горурланабыз. Сез татар кешесеннән дә дәрәҗәлерәк, матуррак сөйләшәсез. Иң күп проектлар япон компанияләре белән бәйле. Япон егетләре-кызлары киләчәктә дә татар телен күтәрсә, без аларга ярдәм итәчәкбез», — диде ул федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда.

Рөстәм Миңнеханов Япония белән киләчәктә планнар зур дип әйтте. «Япониядә Татарстаннан күченеп киткән татарлар яшәгән, аннан соң алар Төркия, Америкага күченгән. Сезнең татар теле, татар милләтенә булган җылы карашыгыз өчен рәхмәт», — диде Президент.