Рөстәм Нәбиев: «Мин үлемнән курыктым, еладым һәм паникага бирелдем»

0
39

Бу юлларның авторы тәүлек дәвамында дөньяның төрле почмакларыннан үзенең телефонына йөзләгән видеохәбәр ала. Котчыккыч вакыйгалар: террор һәм сугышлар, ут һәм су стихиясе, юлындагы һәр нәрсәне җимерүче торнадо-давыллар, авырлыкларга түзә алмыйча бөтен дөньяга үчләнгән бәндәләрнең кыланмышлары, җир убулар, финанс түнтәрелешләре, пандемиянең әле тегендә, әле монда чагылышлары – барысы да реаль режим вакытында массакүләм мәгълүмат кырына чыкканчы ук минем тын бүлмәмдәге кечкенә дөньяма ташкын булып ургылып керәләр.

Әйтик, менә кичә, сишәмбе көнне, Кабул уртасында оборона министрының резиденциясенә ясалган һөҗүмнең һәр этабын күзәтеп утырдым. Кызык инде: тегендә бомбалар шартлый, пулялар ява, кешеләр яралана һәм һәлак була, син шул фаҗигаләрнең шаһиты булып карап утырасың. Юк, катастрофалар яратмыйм мин, кешеләр үлеменнән ләззәт тә алмыйм (әйтик, боевиклар карау минем шөгыль түгел), әмма, бердән, минем эшем шундый, икенчедән – дөньяның торышы. Хәзер дөнья шундый: боевиклар һәм фэнтезилар бер читтә торсын. Уйламаган хәлләр мәйданга чыга да кешеләрне гаҗиз итә. Германиядә су басу һәлакәтен кичерүчеләрең берсе сөйли: «Кайчан да булса Германияне су басар да кешеләр үләр дип әйтсәләр, ышанмас идем. Безнең цивилизация, безнең техник мөмкинлекләр беләнме? Бу хәл булса да, кайсыдыр бер артта калган илдәрәк булырга тиеш иде кебек», – ди. Стихиягә исә синең цивилизацияң нәрсә дә, техник куәтләрең ни. Ташкын юлына очрадыңмы, барысын да сыта, җимерә, вата…

Бу юллар кемнедер куркыту өчен язылмый. Укып, төшенкелеккә бирелсеннәр дигән ният юк та юк инде. Кешелек дөньясы үз тарихындагы иң катлаулы, иң дәһшәтле чорга килеп кереп бара. Бу хакта без зур ышаныч белән 2010 елның февраль аенда «Вампирлар» дигән күләмле язмада хәбәр иткән идек. Шул хәбәрләр (алар арасында киләчәктә булырга тиешле пандемия турындагысы да бар иде) бүген үз чираты белән мәйданга чыга. Минем компьютерымда дөнья статистикасын чгылдыручы тәрәзә һәрвакыт ачык тора. Менә бүген 4 август, чәршәмбе көн, көндезге сәгать ике тулып килә. Тәүлекнең шушы вакытына кадәр Җир шарында бүген 17 мең 877 кеше ачлыктан үлде. Бу җөмлә язылганчы, тагын ике кешенең шул сәбәп белән үлеме исәпкә алынды. Без цивилизация дибез инде… Безнең техник мөмкинлекләр ачтан үлүчеләрне исәпкә алып барырга җитә, ә алар кулына сынык икмәк тоттырыга кодрәтебездән килми. Ә бит бар ул азык-төлек! Көн саен меңләгән тонна ризык чүплекләргә ташлана. 1 миллиард 713 миллионнан артык кеше симезлектән интегә һәм шуларның 788 миллионнан артыгы чын мәгънәсендә газап чигә… Без аларга да ярдәм итә алмыйбыз.

Бу юллар язылганда, Греция башкаласы Афинага урман янгыны якынлаша һәм мин ут һөҗүмен шулай ук реаль вакыт режимында күзәтеп утырам. Мин язган саннар, вакыйгалар артында миллионнарның фаҗигасе ята, кешеләрне өметсезлек һәм төшенкелек биләп ала. Вакыйгаларның дәһшәтле янавыннан беребез дә имин түгел. Җир шарын киләсе айларда зур ачлык көтәчәге турында БМО оешмалары инде язга чыкканнан соң ук рәсми рәвештә игълан итеп килә һәм планетага зур фетнә янавын фаразлыйлар. Без әле дөньяның иң имин дип әйтерлек төбәгендә яшибез, шуңа карамастан, теге яки бу зурлыктагы авырлыклар белән сыналабыз. Моннан ике ел элек безгә менә бу Ковид-19 пандемиясенә бәйле рәвештә кыенлыкларга очраячагыбызны, якыннарыбызны һәм танышларыбызны югалтачагыбызны әйтсәләр, ышанмас һәм куркып калыр идек. Ә болай куркыныч белән йөзгә-йөз очрашкач, аңа ияләнә төштек һәм паника артка чикте, бераз ваемсызландык та әле хәтта. Әмма беләбез: бүген без кичергән кыенлыклар – пандемия дә, корылык белән сыналу да, тирә-юньне җимереп-туздырып китүче җил-давыллар да – әлегә уртачадан түбәнрәк дәрәҗәдәге дәһшәтләр. Моннан да авыррак була ала. Шуңа күрә авырлыкларга рухи яктан әзерләнү, матди һәм техник чараларны да барлау актуаль булып кала һәм тагын да актуальләшәчәк. Фаҗиганең кайсы яктан китереп сугасын алдан белеп булмый бит. Рухи әзерлек шул сәбәпле беренче урынга чыга.

Авырлыкны кичүнең өч төрле дәрәҗәсе бар. Беренчесе күпчелеккә хас: стресс кичерү, депрессиягә бирелү, өметсезлек эчендә йөзү. Алда саналганнар, кыска вакытлы вәсвәсә булып, һәр күңелгә кагылып үтәргә мөмкин. Үтә зәгыйфьләр суицидка таба юл тота андый чакта. Бәхеткә, андыйлар күп түгел. Әмма шактый ук бар. Менә быелның җиде аенда планета масштабында андыйлар исәбе 633 мең 357гә җыелып өлгергән инде. Әмма даими депрессия эчендә газапланып яшәүчеләр дә акрын үлемгә таба баралар. Бу хакта белмиләр генә. Караңгы уйлар сәламәтлекне какшата, йөрәкнең көчен ала, стресс гормоннары безнең тәнне физик яктан җәфалый… Бик оттырышлы позиция инде, уйлап карасаң. Вәләкин бу халәттән беркем дә, шул исәптән бу юлларның авторы да имин түгел. Без авырлык килгәндә кулланырга кирәкле әллә никадәр өмет бирүче гыйбарәне беләбез, ләкин кыенлык белән очрашуга, алар хәтерне ташлап китәләр. Шулай да йөрәкне сабырлык дулкынына көйләү таләп ителә мондый чакта. Сабырлык шунда чагыла: бәндә үзенә килгән авырлыктан зарланмый, ә котылу чарасын эзли һәм кәсебенә керешә. Без алдагы язмаларның берсендә әйткән идек: котылу ишеге гамәл кыла башлагач ачыла. Галимнәр бу хакта менә нәрсә диләр: «Теләсә нинди эшчәнлек баш миендә яңа нейрон бәйләнешләр барлыкка китерә. Әгәр кеше уңай үзгәрешкә ирешү мөмкин түгел дип санаса, шул фикер акылда ныклап урнаша». Ә менә: «Минем барысы да барып чыгачак, хәл ителәчәк», – дип уйласа, баш мие шуны тормышка ашыручы мөмкинлекләрне ыргытып кына торачак.

Ике аяксыз, ике кулсыз калганнарның, сәламәтлеген яртылаш яисә туксан процентка югалтканнарның уңышлары моның хак икәнен гел дәлилләп тора. 2015 елның 12 июлендә Омск шәһәрендә казарма җимерелгән иде бит әле. 24 солдат үлде ул чакта. Гарип калучылар да байтак булды. Алар арасында Рөстәм Нәбиев тә булган. Җимерекләр астында яткандагы беренче минутларын: «Мин үлемнән курыктым, еладым һәм паникага бирелдем», – дип искә ала ул. Үзенең аяксыз калуын белгәч тә, кырык көн депрессиядә була әле. Әмма үзендә көч таба, позитив фикерләүгә күчә. Рухи борылышның нәтиҗәсе мондый: 2020 елның сентябрендә Рөстәм Нәбиев Россиянең иң биек ноктасы – Эльбрус тавына менде. Андый биеклекне бары тик кулларын гына файдаланып яулаучыларның беренчесе ул тарихта.

Һәркемнең үз Эльбрусы – ул гына яуларга тиеш биеклек бар бу тормышта. Авырлыклар безгә шул биеклеккә атлаганда плацдарм итеп бирелә, шыңшып, күз яше түгү өчен түгел.

Авырлыклар алдында калганда үз-үзеңне тотуның өченче дәрәҗәсе дә бар. Әмма тормышта ул дәрәҗәгә ирешүчеләр үтә сирәк. Ныклы иман әһелләре булган ул кешеләр тарлыкта да, киңлектә дә, ягъни тормышның мул, бәхетле чорында да, югалту-кыенлыклар чорында да шөкер итә беләләр. Мондый күңелләр стресс кичерми, депрессиягә бирелми. Аңлашыла инде: тормышлары уңышлы була, ахирәттә хисапсыз җәннәткә кертеләләр.

                                                           Рәшит Фәтхрахманов

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here