Рөстәм Насыйбуллин “”Поле чудес”та: “Якубовичтан кала, башкалар – ачык йөзле кешеләр”

0
69

Талантлы җырчы Рөстәм Насыйбуллин “Могҗизалар кыры” тапшыруында булып кайткан. Рөстәм анда “Мирас” ансамбле белән бергә “Җиз кыңгырау моңнары” җырын башкарган. Җырчы барыбызны да кызыксындырган кайбер сорауларга җавап бирде.

– Нигә “Могҗизалар кыры”на барганыңны алданрак әйтмәдең?  

– Ярамый. “Беренче канал”ның таләбе шундый. Көне килеп җитмичә, фотоларны да куярга рөхсәт итмәделәр.  

– Тапшыруга ничек эләктең?  

– Декабрьнең бер көне иде. Өйдә ремонт ясап ятабыз. «Мирас» ансамбленең җитәкчесе Рөстәм Рахматуллин шалтырата. “Рөстәм, “Поле чудес”ка чакыралар, безнең белән барасыңмы?” – ди. Бер сүзсез ризалаштым. Менә шулай эләктем.  

– Якубович нинди кеше? Бер тапшыруны ничә сәгать төшерәләр?  

– Якубович кырыс һәм аз сүзле кебек тоелды. Фотога да теләмичә генә төшә. Арыган күрәсең, туйган. Тапшыруны 4 сәгать төшерделәр. Беренче көнне репетициясе булды. Студия белән таныштык. Уенчыларга ничек басарга, кайсы камераларга карарга, үзеңне ничек тотарга – шуларны күрсәттеләр. Мин җырларга бардым бит, җырлап карадым инде.  

– Тере тавышка җырладыңмы?  

– Әйе. Тик алдан фонограмма сораганнар иде. Монысы да “Беренче канал”ның таләбе. Монда “ике мәртәбә җырлап карыйм әле, теге җире болай, бу җире тегеләй чыкты”, дигән сүз була алмый. Беренче тапкырдан төшерелергә тиеш. Студиягә килеп, тере тавышка җырлап күрсәткәч, миңа үземә җырларга рөхсәт иттеләр.  

– Тагын берәр танылган кешене очратмадыңмы?   

– Юк, без ял көнне төшердек бит. Бәлки шуңа берсе дә очрамагандыр. Галкинның “Лучше всех” тапшыруы төшерелә торган студияне генә узып киттек. Ә, гомумән, “Могҗизалар кыры”ның студиясе башка төрле икән. Телевизордан гына зур күренә ул. Барабанның кечкенә булуына исем китте. Диаметры 2 метр тирәсе. Шуннан ары түгел. Хәреф ача торган стенаның арткы ягы кеше күрмәсен өчен япма белән капланган. Аның артында кешеләр эшли. Якубовичтан кала, башка хезмәткәрләр барысы да ачык йөзле кешеләр булып истә калды. Чакырулары өчен рәхмәт, тагын кайчан барып күрер идек әле?   

Шәһри Казан

matbugat

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here