Рөстәм Вәлиуллин: «Веганнар Аллаһының кешеләргә сарык җибәрү фәлсәфәсен аңламый»

0
19

Веганнар арасында хайваннарны кызганып, ит ашаучыларга каршы чыгучылар бар. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Үзәк ревизион комиссия рәисе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинның веганнар хәрәкәте тарафдарларына карата үз фикере бар. Ул шулай ук корбанлыкка ни өчен ат чалынмавын, корбан итен кемнәргә бирергә ярамавын аңлатты.

Автор: Гөлнар Гарифуллина

«Хайваннарны кызганучыларның чирәмне кызганучылар хәрәкәтенә әйләнү куркынычы бар»


— Веганнар Аллаһы Тәгаләнең кешеләргә сарык җибәрү фәлсәфәсен аңлап бетерми. Сарык һәм башка суелырга яраклы хайваннарның безгә бирелү сәбәбе — Аллаһның безгә рәхмәте. Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәте белән, сарыклар тормышының ахыры, хуҗаларының ашыйсы килүе белән бәйле икәнлеген белә бит инде, шуңа күрә кызганып, яңгырларны да вакытында яудыра. Әгәр җир йөзендә кешеләрнең болыннарда йөрүче сарыклары, кәҗәләре булмаса, ниндидер гөнаһлары сәбәпле, Аллаһы Тәгаләнең кешеләргә рәхмәте бетсә, безне корылык белән һәлак итү куркынычы бар. Бөтен яңгырлар үз вакытында явуы сәбәбе — сарыклар һәм кәҗәләр.

Салават Камалетдинов

Яшьләр арасында ит ашаучыларга карата нәфрәтле фикер таралуына килгәндә, мин моны күбрәк хайп белән бәйлим. Шул ук вакытта хәзерге көндә азыкның төрлелеге химия азыгына таба күчте. Алар химия азыгын куллану сәбәпле, табигый ризыктан ерагайды.

Бераздан аларның хәтта чирәмне кызганучылар хәрәкәтенә әйләнү куркынычы бар. Чирәмне кызганып, ашамыйбыз дип, химик юл белән генә барлыкка китерелгән азыкны ашауга күчүләре ихтимал. Чирәм бер дә җансыз дип әйтеп булмый. Әле монда белеп булмый: сарык җанлыракмы, чирәмдерме? Әгәр дә һәр көнне көнбагышның кояш чыкканнан батканга кадәр кояшка карап торуын күзалласак, димәк, көнбагыш бик тә җанлы булып күренә, шуңа күрә көнбагышны кисеп ашау шулай ук шикле булып саналачак.

«Атны Корбан бәйрәмендә чалырга ярамый»


– Ни өчен Корбан бәйрәмендә ат чалынмый?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам һәм аның сәхабәләре Аллаһы Тәгаләнең боерыгы белән корбан чалырга яраган хайваннарны чалып күрсәтте. Алар арасында ат та, ишәк тә юк. Шуңа күрә без дә корбанлык итеп ат чалмыйбыз. Бернинди шәригать китапларында да атның корбанга яраклылыгы турында мәгълүмат юк.

Мөхәммәт пәйгамбәргә кадәр куйдан гайре терлекне корбан чалу булмаган. Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам Җәбраил фәрештә белән бөтен әйберләрне килештереп эшли торган булган. Корбан чалырга яраклы терлекләр исемлеге арткан. Пәйгамбәребез сыер, дөя, сарык, кәҗә кебек хайваннарны чалган.

Ә, гомумән, ат итен ашауга килгәндә, әгәр ат хезмәт өчен үстерелгән булса, аны ашарга ярамый. Ат ит өчен үстерелгән булса, «бисмилла» белән суйсак, хәләл була.

«Борынгы бабаларыбыз „хайваннарны кызганам“ дигән хәрәкәт тарафдарлары булмаган»


Корбан итен хәмер кулланучыга һәм христиан динендәге күршеңә бирергә ярыймы?

– Күрше хакы ягыннан караганда, христианнарга бирергә ярый, ә менә син биргән корбан итеңне пешереп, аракы мәҗлесендә кулланасын беләсең икән, бирергә ярамый. Аракы эчүче кешенең итне кайсы очракта куллануына да карарга кирәк. Әгәр аракы эчә торган кешегә корбан итеме, ике сумка азыкмы китереп бирдең икән, шуннан ул куанып-куанып, аракы алып кайта яки син алып килгән ризыкны кабымлык итеп куллана икән, димәк, аңа андый күчтәнәчне бирергә ярамый. Юкса, син аның аракы эчеп һәлак булуын якынайтасың. Монда корбан ите генә түгел, бу киңрәк фәлсәфә.

Корбан чалдырып, акча түләп, үзенә китертүчеләр бар. Болай эшләргә ярыймы?

– Кешенең корбан чалырга үзе баруы шарт түгел. Каядыр китәсе булса да, акчасын биреп калдыра да, аннары «миңа итне китерерсез әле» дип кисәтеп куя. Шәригать күзлегеннән корбаны дөрес була.

Корбан чалып, китереп бирүче махсус хезмәтләр дә бар, ләкин аларның күпчелеге дини түгел, коммерция оешмалары. Дини оешмалар сирәк. Безнең мәхәлләдә дә, халык күпләп җыелмасын өчен, Корбан бәйрәменә заказ ясаган кешеләрнең өйләренә илтеп бирү хезмәте бар.

Корбан чалу урынына балалар белән бару да тыелмаган. Мин үземне 4 яшьтән хәтерлим. 4 яшьтән бирле сарык, бозау чалганны күргәнем бар. Без бөтенебез бозау, сарык суюны күреп үскән оныклар. Борынгы бабаларыбыз «хайваннарны кызганам» дигән хәрәкәт тарафдарлары булмаган.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here