Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Рөстәм Закиров: “Улым укуын ташлап армиягә китте”

Рөстәм Закиров: “Улым укуын ташлап армиягә китте”

1
Рөстәм Закиров: “Улым укуын ташлап армиягә китте”

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров белән җырчы Люция Мусинаның уллары Айрат Закиров быел июнь аенда армиягә китте. Айратның хәлләре белән кызыксынып, Рөстәм абыйга шалтыраттык.

“Айрат И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең өченче курсын тәмамлап, армиягә китәргә булды. Бу – үзе кабул иткән карар. Дөрес, диплом алгач, болай да хезмәт итеп кайтыр дип уйлаган идек. Армиядән кайткач, укын тәмамлап бетерәчәк, Аллаһы боерса. Айрат Мәскәү өлкәсендәге Мытищи шәһәрендә һава-космик көчләрендә хезмәт итә. Көнаралаш телефоннан сөйләшеп торабыз. Бар да яхшы, Аллага шөкер”, – дип сөйләде безгә Рөстәм Закиров.

Билгеле булганча, Айрат Закиров саксофонда уйный, ул популяр җырчы Рифат Зарипов төркемендә эшләде. Тамашачы сикереп, биеп уйнаучы Айратны яхшы хәтерлидер. Бу хакта Рөстәм абый: “Миңа аның сикерүе түгел, ә уйнавы мөһим”, – диде.

shahrikazan

1 КОММЕНТАРИЙ

  1. Армиядэ хезмэт итмаган егет егетмени ул !Молодец Айрат

Comments are closed.