
Кадерлебез, без Сине чын күңелдән бу истәлекле көнең белән котлыйбыз! Син безнең өчен бу дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Киң күңелле, хезмәт сөючән, сабыр холыклы, ягымлы, мәрхәмәтле, олы җанлы, ярдәмчел булуың белән безгә — якыннарыңа үрнәк булып торасың. Сиңа алдагы тормышыңда сәламәтлекнең ныгын, бәхетләрнең олысын, шатлыкларның мәңге бетми торганын телибез. Киләчәктә бергә, тигезлектә, гаилә җылысына төренеп, туганнарыңның ихтирамын тоеп, озын-озак гомер итәргә язсын Сиңа.
Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла