Домой Жизнь татар Рамил Шәмсетдиновтан 36,73 млн сум таләп итәләр

Рамил Шәмсетдиновтан 36,73 млн сум таләп итәләр

0
Рамил Шәмсетдиновтан 36,73 млн сум таләп итәләр

Байкал артында узган елның 25 октябрендә килеп чыккан вакыйганы хәтерлисездер. Анда солдат Рамил Шәмсетдинов хәрби частьтәге тәртипләргә түзә алмыйча ут ачып, 8 кешене атып үтергән иде. Ике кеше яраланды.

Зыян күрүчеләр Шәмсетдиновтан, гомумән алганда, 36,73 млн сум таләп итә, дип яза “РИА Новости” Рамил Шәмсетдиновның адвокатына сылтама белән.  

“Әлеге эш буенча 10 кеше зыян күрүче дип исәпләнә. Шуларның җидесе иск белән мөрәҗәгать итте. Биш кеше 3 әр миллион сум, өлкән лейтенант Пьянковның хатыны 5 миллион, капитан Евсеевның хатыны 16,73 млн сум сорый”, – диелә хәбәрдә. 

matbugat