Домой Жизнь татар Ранис Газизовны соңгы юлга озаттык: «Ул татар матбугатын күтәргән кеше…»

Ранис Газизовны соңгы юлга озаттык: «Ул татар матбугатын күтәргән кеше…»

0
Ранис Газизовны соңгы юлга озаттык: «Ул татар матбугатын күтәргән кеше…»

Танылган журналист һәм нашир Ранис Газизов «Курган» зиратына җирләнде. Ул коронавирус белән авырган булган. Тыйнак кына озату иде бу. Телевидение белән фотографлар да йөгереп йөрмәде, журналистлар озатуны яктыртырга түгел, озатырга килгән иде.

Илшат Әминовны мәрасимнән мәрасимгә очрата башладык. Бүген дә ул иң беренче килеп басты. Әле Ранис Газизовның җәсәден дә китермәгәннәр иде. «Бик хәсрәтле үлем. Ул татар матбугатын күтәргән кеше. Андыйлар бик аз», — диде Илшат Әминов сызланып.

«Курган» капкасы алдындагы машина парковкасына берәм-берәм кешеләр җыелды. Битлек астындагы кемнең кем булуын да танырлык түгел иде. «Газель» белән Ранис Газизовның җәсәден алып килделәр. Зур һәм буш комплексның каберләр казыла башлаган ягына кузгалдык.

«Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин: «Ранис Рәхимҗанович минем беренче редакторым булды. Аның янында, аның кул астында зур мәктәп үттем. Беренче көннәрдән үк аның үзенчәлекле шәхес булуын күрдем. Эшкә һәм кешеләргә карата үз мөнәсәбәте бар иде. Эшкә дә кешене бик җентекләп карап, әңгәмәләр үткәреп алды. Ул таләпчән, тәртип ярата торган кеше иде. Ул үз кул астында эшләүчеләргә һәрвакыт ярдәм итеп килде. Ир-егетләрнең гаилә алып барасы барлыгын да аңлый иде — хезмәт хакларын гел арттырып торды. Ярдәм сораганда ярдәм итәргә тырышты. Әйе, үзенчәлекле… сәер дә тоелгандыр… Ул бит татар телендәге мөстәкыйль медианың башлангычында торган кеше. Тыныч кына, шапырынмыйча гына милләт үсешенә зур өлеш кертте».

«Мәдәни җомга» газетасы журналисты Илгизәр Зәкиев: «Татар халык мөнәҗәтләре», «Татар халык бәетләре», «Татар халык әкияләре» китапларын чыгарды. Аларны чыгарып, ул коммерция файдасы юклыгын аңлый иде. Чөнки алар артык сатылмый. Әмма ул аларны кыйммәтле итеп, затлы итеп чыгарды. Сатыла торган китаплар чыгара да, аларның кеременнән боларны чыгара иде. Сүзлекләргә ихтыяҗ зур вакытта сүзлекләр чыгарды».

Мөселман зираты белән православ зиратын аерып торган юлдан шактый атладык. Хәмдүнә апа Тимергалиева каберен дә уздык.

Юлдан уңга борыласы урынга җиткәч, хәзрәт белән Илшат Әминов тиз арада озату мәрасимен дә оештырып куйдылар. Өч рәт итеп ар-атлар тезелеп басты. Хатын-кызлар читкәрәк китте.

Илшат Әминов: «Бу — зур югалту. Ранисның „Юлдаш“ газетасын башлап җибәргән чакларын яхшы беләбез. Ул зур тиражлар белән — 100әр мең булып чыга башлады. Ул бит җанын биреп эшләде, ул чыгарган китаплар дисеңме, календарьлармы… Коръән китаплары чыгарды. Ә планнары күпме иде! Кайгыгыз бик зур. Аңлыйбыз… уртаклашабыз…»

«Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскәров: «Татмедиа» исеменнән чын күңелдән кайгыгызны уртаклашабыз. Көтмәгәндә бик зур югалту… Гел сөйләшеп тора идек. Бик зур планнары бар иде. 11 төрле исемдәге газета-журналы «Идел-Пресс» комплексында басыла. Алга таба да зурайту уйлары бар иде. Уртак тел табып, бик матур аралашып яши идек. Алга таба да эшне дәвам итәрбез. Нинди ярдәм кирәк — булышырбыз. Исеме күңелләребездә мәңге сакланыр».

«Юлдаш» газетасы журналисты Гөлнур Шәрәфиева: «Мин — аның кул астында 22 ел эшләгән журналист. Утны-суны бергә кичтек. Ул шулкадәр ярдәмчел кеше иде. Андый кеше башка булмас. Кемнең дә булса әти-әнисе авырса, аның кебек җан аткан кеше юк иде. Берәребезнең әти-әнисе авыртса: „Бар, кайтып китегез, бар, карагыз“, — дияр иде. „Сөйләшеп калыгыз“, — дип җибәрер иде. Ул һәрберебезгә ярдәм кулы сузды, тормыш мәктәбе бирде. Беребезне дә этеп екмады. Бездә эш бик күп, бик күп язарга, башны бәрә-бәрә эшләргә кирәк. Күп таләп итеп, сез безне алга таба да егылмыйча эшләрлек итеп өйрәткәнсез икән. Ул беркайчан да алдашмады һәм алдап сөйләшкәнне дә яратмады. Дөресен сөйләгәнне һәрвакыт аңлый иде. Сездән күргән яхшылыкларны без тагын кемнән күрербез икән?! Урыннарыгыз оҗмахта булсын!»

Ранис Газизовның хатыны, «Юлдаш» газетасын бергәләп чыгара башлап, гаилә бизнесы иткәндә иң якын ярдәмчесе булган Нурания Газизова елый да елый. «Ике яклы пневмония белән үләләрмени инде?» — ди ул үксеп. Янында уллары, туганнары…

Мәрасимдә «Ватаным Татарстан» газетасы хезмәткәрләре күренмәде. Югыйсә, Ранис Газизов шуннан үсеп чыгып, мөстәкыйль газета ачкан журналист иде.

Ранис Газизов белән кайда һәм кайчан хушлашу булачагы турында мәгълүматны аның якыннары ни өчендер алдан җиткермәделәр, аны без дә соңгы сәгатьтә генә белдек. Хушлашу чарасына күп кенә журналистларның килмәвен бәлки шуның белән дә аңлатып буладыр. Ранис Газизовның соңгы көннәре турында хезмәттәшләреннән мәгълүмат алып булмады. Алар үз кайгыларын чыгарып чәчәргә теләмәде. Алар читләргә ябык иде. Алар үз кайгылары белән үзләре генә кайгыра иде кебек.

Ә бит Ранис Газизовны югалту — милләт кайгысы. Ранис Газизовның китеп баруы барыбызның да кайгысы.

Нурания һәм Ранис Газизовлар «Юлдаш» газетасын туксанынчы еллар башында ачып җибәрделәр. 1992 ел булган икән. Алар бер кабинетта кара-каршы утырып, газета чыгара башладылар. Ранис һәм Нурания исемнәрен берләштереп, «Раннур» нәшрияты ачтылар.

Аннары «Идел-Пресс» бинасының 11 нче катында берничә кабинет алып, эшне зурайта башладылар. Соңрак алар Җиңү паркы ягынадагы офислар үзәгендә урнашып эшләгәннәр икән.

«Ранис бик ачык, һәрчак елмаеп сөйләшә иде. Тиражлары артып, баебрак киткәч тә борын күтәреп йөрмәделәр. Газета гаилә эше булды инде, бөтенесен чәчеп йөрмәделәр — шуңа ябык дип әйтәләрдер. Ә кешегә бик ачык иде ул», — дип искә ала аны үз буыны журналистлары.

Ранис Газизов Коръән чыгарды, Гомәр Саттаровның исемнәр исемлеге китабы да аның нәшриятында кат-кат басылды. Минем китап киштәсендә дә 50 мең данә тираж белән басылган «Татар исемнәре ни сөйли?» китабы саклана.

«Юлдаш» газетасы төрле газеталардагы иң кызыклы язмаларны бер мәйданчыкка җыеп бирү идеясеннән башланган дип беләм. Әмма ул соңыннан оригинал язмалар бирә торган зур татар матбугаты булып үсеп җитте.

Сүз уңаеннан, Данил Сәфәровның «Матбугат» сайты да татар матбугатының иң кызыклы язмаларын бер сайтка җыюдан башланып китте. Дөрес, Данил Сәфәров үзе Ранис Газизовның кәгазь матбугатны бергә җыю идеясен интернетка күчерүче дип санамый. «Без аның белән таныш түгел идек. Әмма газетасын беләм. Туксанынчы елларда газетасына язылып та укый идек. Ранис Газизов халыкчанлык белән алдырган кеше. Халыкка нәрсә кирәген белгән кеше. Оста менеджер. Туксанынчы еллар башында үз бизнесыңны булдыру өчен акыл гына түгел, батырлык та кирәк», — диде ул.

Күптән түгел генә Камал театрында журналистлар тормышына багышланган «Өйләнәм.tat» спектаклен караганда төп геройның Раннур исемле булуын күреп, Данил Сәфәров белән Ранис Газизовны искә төшереп тә торган идек.

«Раннур» — беренче мөстәкыйль татар матбугаты символы. «Акчарлак», «Ирек мәйданы» кебек газеталар «Юлдаш» белән янәшә басып, әлеге юлдан атлаучылар.

Ранис Газизов турында искә алганда һәр кеше аның Коръән китаплары чыгаруын искә алды. Коръән китаплары чыгарган изге гамәлләре булган, ярдәмчел иде дип искә алган якыннары һәм күп меңләгән укучылары булган татар җанлы журналистны соңгы юлга озаттык. Догада булыйк! 

Рузилә Мөхәммәтова


intertat.tatar