Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Рәфгать Әһлиуллин истәлегенә

Рәфгать Әһлиуллин истәлегенә

0
Рәфгать Әһлиуллин истәлегенә
Фото: list-vk.com

7 сентябрьдә, “Бердәмлек” газетасының беренче мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинга 79 яшь тулган булыр иде.

Рәфгать Нәбиулла улы 28 ел дәвамында өлкә татар газетасын җитәкләгән кеше. Ул – татар журналистикасы легендасы.

Рәфгать Әһлиуллин һәм аның иң якыннары турында берничә әһәмиятле фактлар:

– Рәфкать Әһлиуллин 1943 елның 7 сентябрендә Камышлы районының Дәүләткол авылында туган.

– Әтисе Нәбиулла Беренче бетенденья сугышы инвалиды булган, кулак дип гаепләнгән. Ул үзенең улын күрә дә алмый калган, 1943 елның февралендә салкын тиюдән үлгән.

– 1950 елда Рәфкатьнең әнисен Гыйльменур апаны редакторы шагыйрь Әнвәр Давыдов булган район газетасына яздыралар. Бу килечәктә журналист буласы малайның тормышында хәлиткеч мизгел була.

Фото: list-vk.com

– Рождествено авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган 17 яшьлекте. Журналистикага бөтенләй киткәнче, ул Самара өлкәсенең Келәүле, Шенталы һәм Камышлы районнары авылларында баш агроном булып эшләгән.

– Рәфгать Нәбиулла улы эрудит кеше иде. Сөйләшкәндә ул еш кына “халык сүзләрен һәм гыйбарәләрне” куллана иде. Сүз уңаеннан, һәрвакыт урынлы һәм үткен килеп чыга иде.

– Рәфкать заманында күрә шактый соң өйләнә. 37 яшьтә Фатыймага өйләнеп, аның артынаннан район үзәгеннән зур шәһәргә күчеп китә. Ул вакытты әле шәһәребез Куйбышев дип аталган. Озакламый ике кызлары- Тәнзилә һәм Зөлфия дөньяга килә.

– Әһлиуллиннар гаиләсендә династия дәвамлы: олы кызлары әтисе кебек журналист, кече кызлары әнисе юлыннан киткән – иминлек буенча дәүләт органнары хезмәткәрә.

– Зәйнәп апасы – анын яклыучысы-салклаучысы. Туган көненнән башлап янәшесендә булган. Һәрвакыт һәм һәр нәрсәдә булышкан. Гаять акыллы кеше. Чын профессионал. Татар һәм рус телләрен камил белә иде. 25 елдан артыкалар “Бәрдәмлек” газетасы редакцияендә бергә эшләделәр.

Әһлиуллинның елмаюы – аның визит карточкасы. Ихлас, игелекле, һәрвакыт аралашырга ачык. Авырлыклар килгәндә дә юмор хисен югалтмассыз кеше иде ул.

Рәфгать Әһлиуллин гаиләсе һәрвакыт аның горурлыгы һәм иң зур таянычы иде.

Фото: list-vk.com



Материал видео мәгълүматлары буенча язылган “Аглиулин Бердэмлек” аккаунтан