Домой Жизнь татар Равил абыйны сагынып

Равил абыйны сагынып

0
Равил абыйны сагынып

25 августта Самара төбә­генең мәшһүр татары, Бөтен­дөнья татар конгрессы Баш­карма комитетының Самара өлкәсеннән беренче әгъзасы Равил ага Яһудинның вафа­тына 10 ел тула.

Равил Хәйрулла улы – соңгы сулышына кадәр халкыбыз, милләтебез өчен янып-көеп яшәгән, өлкә “Туган тел” җәмгыятенә һәм Диния нәзарәтенә көче җиткән кадәр ярдәм иткән шәхесләребезнең берсе. Гадел, курку белмәс, дөреслекне ярып салырга сорап тормаган, шул ук вакытта, киң күңелле һәм юмарт кеше иде ул. Равил абый һәрвакыт милләтебез эшләре белән кызыксынып, ана теле язмышын кайгыртып яшәде, авылларда күп татар мәктәпләрен ябылудан саклап калды, Самараның “Яктылык” мәктәбе ачылуга чын күңеленнән шатланып, кулыннан килгәнчә ярдәм итте.

Камышлы, Кләүле, Кошки районнарында, Ульян өлкә­сенең Зур Черкели, Татар­станның Түбән Каменка, өлкә­безнең Тупли, Губанкүл, Кызылсу авылларында — егермеләп мәчет Равил Яһудин тырышлыгы белән һәм аның исәбенә төзекләндерелгән, ә Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылындагы өченче мәхәллә мәчетенә төбәгебезнең мәшһүр татары Равил Яһудин исеме бирелгән.

1992 елның сентябрендә Самарада Җәмигъ мәчете төзелеше башлангач, төзү комиссиясе рәисе итеп иң гадел кешене — Равил Хәйрулла улы Яһудинны сайлап куялар. Халык мәчет салуга хәләл акчаларын биреп, Равил абыйга ышанычын белдерә. Яһудин үзе дә бу зур төзелешкә үз малын күп чыгара.

“Бердәмлек”не оештыру чыгымнарын да үз өстенә алып, күп ярдәм итә. Гомере буе кулын газетаның пульсында тотып, ярдәм кирәксә дә, бәйрәм-фәлән булса да, күтәренеп редакциягә килеп керә иде мәрхүм. 2001 елда шәһәр мил­ли-мәдәни автономиясен оеш­тыруны башлап йөрүчеләр арасында да Равил Яһудин бар иде.

Равил абыйның кереме Красный Яр районында киез итекләр басу цехыннан килеп торды. Киез итек басудан әллә ни зур акча да алмагандыр инде. Әмма ләкин аның малы бәрәкәтле булып, бөтен татар эшләренә, дин йортларына, иҗтимагый эшләргә, ярлы-ябагайларга һәм гаиләсенә җитеп тора иде.

Равил аганы әле дә сагынып, юксынып, яратып искә алабыз. Милләтебез өчен кылган игелекләре өчен рәхмәт әйтеп, дога кылабыз.

Урының оҗмахта булсын, Равил абый!

Өлкә татар милли хәрәкәте активистлары.

Бердэмлек