Домой Поздравления Разия сәгатькә карамый

Разия сәгатькә карамый

0
Разия сәгатькә карамый

Кошки районы, Иске Җүрәй авылында яшәүче Разия Вафа кызы Снигатовага – 65 яшь!

Дустыбыз, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ижевск медицина училищесендә фельдшерлыкка укып кайтты һәм гомерен авыл халкының сәламәтлеген саклауга багышлады. 40 елдан артык эшләү дәверендә ул авырулар өчен хәсрәтләнеп күпме йокысыз төннәр кичергәнен үзе генә беләдер. Көнме-төнме, күз ачырмаслык буранмы, яшенле яңгырмы дип тормый, телефоны чылтырау белән, пешкән ашын, башлаган эшен калдырып, йөгереп килә, беркайчан да кара йөз күрсәтмичә, ярдәмгә ашыга.

Ул аңлый, гомере кыл өстендә калтырап торган чакта авыл кешесенең бар өмете фельдшерда гына. Районнан ашыгыч ярдәм килеп өлгермәскә дә мөмкин бит. Шуңа күрә бөтен җаваплылык аның өстендә. Авылыбызда 90 яшьтән олырак булган әби-бабайларның шактый күп булуы тик Разиянең тырышлыгы нәтиҗәсе.

Авыл фельдшеры булып эшләү – икеләтә зур җаваплылык таләп итә торган һөнәрләрнең берсе, дип саныйм. Чөнки бер үк вакытта аңа педиатр да, күз табибы да, хирург та, караучы да булырга туры килә. Моннан тыш, киң күңелле фельдшер, ялгыз яшәүче авылдашлары янына барганда, кибеттән кирәк-ярак тауар эләктереп барырга да онытмый, авыруны дарулап, ашыгыч эшләрен эшләп, үзен ашатып-эчереп, хәле яхшыра башлагач кына калдырып китә. Аның игелекләрен санап бетерерлек түгел.

Үзенең өе дә ялт итеп тора, аш-суга да бик оста Разиябез. Алар тормыш иптәше Минәхмәт белән бер малай һәм бер кыз үстереп, лаеклы тәрбия бирделәр. Бүгенге көндә кызлары – Казанда, уллары Самарада үз гаиләләре белән яшиләр, ә бәхетле әби белән бабай алты оныкларының уңышларына куанып торалар. Минәхмәт гомер буе Разиянең пар канаты һәм терәге булды.

Авылыбызның ак канатлы фәрештәсе булган хөрмәтле Разиябезне олы юбилее белән котлап, барлык авыл халкы исеменнән чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аңа нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле гомер телибез. Тормыш иптәше белән бер-берсенә терәк булып, озын-озак еллар яшәргә насыйп булсын. Әрнү-сагышлар белмичә, балаларының игелеген күреп, гаиләсе, дуслары белән бергә-бергә күңелле итеп яшәргә язсын Ходай.

Иң изге теләкләр белән дусларың Әнвәр һәм Кадрия, Зәмзәмия, Чәчәк, Хәбибулла бабай.