Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Ренат Вәлиуллин: Татарлар кими дисәләр дә, милләтебезнең киләчәге өметле

Ренат Вәлиуллин: Татарлар кими дисәләр дә, милләтебезнең киләчәге өметле

0
Ренат Вәлиуллин: Татарлар кими дисәләр дә, милләтебезнең киләчәге өметле
Фото: Салават Камалетдинов

«Безнең милләт көчле, ул үзенең сүзен әйтә белә», – диде ул.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле, филология фәннәре кандидаты Ренат Вәлиуллин фикеренчә, соңгы җанисәп нәтиҗәләрендә татарлар кимегән булса да, милләтнең киләчәге өметле.

«Глобальләшү мәсьәләләре, халык саны кимүе, татар телен куллану мохите бетә баруы – барысы да бар. Шулай да, безнең милләтнең киләчәге бик зур. Мин аны курыкмыйча әйтә алам. Безнең милләт көчле, ул үзенең сүзен әйтә белә», – диде ул Татарстан журналистлары белән очрашуда вәкиллектә.

Аның әйтүенчә, нинди генә хәл була калса да, Санкт-Петербургта яшәүче татарлар йодрык булып берләшә, ярдәм кулын суза.

«Татар оешмалары бердәм түгел, үзара тарткалаша, дип сөйләшергә яратабыз. Бу төбәкләр өчен генә түгел, Татарстан өчен дә хас. Шуннан соң, мин югарыда телгә алынган сүзләрнең буш икәнен аңлыйм. Төбәктәге хәлләрне, аның торышын белү өчен, үзең биредә яшәп, җирле кешеләр белән аралашканнан соң гына төшенеп, аңлап була», – диде ул.

Ренат Вәлиуллин Санкт-Петербургтагы татар меценатларына җиңел булмавын әйтте. «Шулай да, алар бирешми. Аларның күбесе бизнесларын, проектларын алып бара», – дип билгеләп үтте ул.