Домой Главные новости В стране и мире Республикада 100 ел эчендә төшерелгән фильмнар электрон каталогка тупланачак

Республикада 100 ел эчендә төшерелгән фильмнар электрон каталогка тупланачак

0
Республикада 100 ел эчендә төшерелгән фильмнар электрон каталогка тупланачак

ТАССРда 100 ел эчендә төшерелгән барлык фильмнар электрон каталогка тупланачак. Әлеге масштаблы эш татарстан кинематографының 100 еллыгына багышлана. Ул 2024 елда билгеләп үтеләчәк.

«Без республика территориясендә төшерелгән барлык фильмнарны бергә җыячакбыз — нәфис фильмнарны да, документаль фильмнарны да, хрониканы да», — дип белдергән «Татаркино» оешмасының генераль директоры Миләүшә Айтуганова “Татар-Информ” МА.

Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, 2022 елда «Татаркино» базасында түләүле онлайн-кинотеатр эшли башлаячак.

«Электрон каталогтан тыш, “Татаркино”ның фотоелъязмасы да әзерләнәчәк. Аларда безнең кинематографиянең барлык тарихы чагылачак», — диде «Татаркино» җитәкчесе.