![Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесе финалына әзерлек башланды Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесе финалына әзерлек башланды](https://i0.wp.com/tatar-duslyk.ru/wp-content/uploads/2022/11/d85d3cb1f417578c218833d534f838d7.jpg?fit=768%2C511&ssl=1)
Финалда унбер кыз «Татар кызы-2022» исеме өчен көч сынаша.
Республикакүләм «Татар кызы-2022» бәйгесе финалистларының ике атналык әзерлеге башланды. Финалга үтүче унбер кыз хореография, вокал, сәхнә осталыгы буенча дәресләр алачак, шулай ук аш-су, кул эшләре буенча остаханәләрдә катнашачак.
Беренче көнне финалистлар «Казан» бию ансамбле укытучылары белән хореография буенча әзерлек үтте. Шулай ук, кызлар өчен «Кул эше» мәктәбендә татарча чигү буенча остаханә булды. Остаханәне – ТР атказанган артисты, Галиәсгар Камал исемендәге академия театры артисты Ләйсән Фәйзуллина алып барды.
«Татар кызы-2022» бәйгесенең республика этабы финалы 11 декабрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтәчәк. «Татар кызы-2022» исеме өчен Балык Бистәсе, Мөслим, Актаныш, Яшел Үзән, Әтнә, Югары Ослан, Лаеш районнары, Яр Чаллы һәм Казан шәһәреннән унбер кыз көч сынаша.
![](https://i0.wp.com/tatar-inform.tatar/images/uploads/1b76836e90ac4b6584b61130a0afaff9.jpg?w=1068&ssl=1)