РФнең төрек илләре белән хезмәттәшлеге ни хәлләрдә?

0
42

Шушы сорауга җавап табу өчен 27 нче ноябрьдә Мәскәүдәге татарлар Штабы йортында “Россия Федерациясенең төрек илләре белән хезмәттәшлекнең алдагы перспективасы” темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Әлеге утырышның төп оештыручысы – җәмәгать эшлеклесе, “Мәскәү татарлары берлеге” оешмасының җитәкчесе  Гаяр Искәндәр булды.

Үз чыгышын ул Рәсәй һәм төрек халыкларының киләчәге хакында төрле белгечләр тарафыннан иҗат ителгән концепцияләрне искә алудан башлады. Гаяр Искәндәр бу концепцияләрнең төп фикере белән килгән кунакларны таныштырды.

Иң беренче концепцияне эшмәкәр, иганәче, җәмәгать эшлеклесе Фәрхәт Ахметов тәкъдим иткән булган һәм ул “Рәсәй белән Төркия арасындагы хезмәттәшлектән берлеккә. Ни өчен юк?” дип атала. Күләме ягыннан икенче урында Гаяр Искандәрнең “Рәсәй-төрек иле” концепциясе тора. Шуннан соң, бу мәсьәләгә кагылышлы шактый зур эшен С.-Петербургта яшәүче “Славан-төрек синергиясе” Идарә фондының баш рәисе, РАЕН академигы, НОАНның беренче вице-президенты, философия фәннәре докторы, профессор, техник фәннәр кандидаты Гейдар Иманов тәкъдим иткән иде. Ул “Халыкара җәмгыять оешмасы “Славян-төрек синергиясе”нең концепциясе” дип атала. Әлеге очрашуда алга таба кайсы концепциягә нигезләнеп эш итәргә кирәклеге ачыкланды.

“Бүгенге көндә Рәсәйне төрек-татар иле дип атыйлар. Моның сәбәбе Рәсәйдә яшәүчеләр саны арасында татарларның күп булуында түгел, ә иң беренчедән, бу безнең тарихыбызга бәйле булганга күрә. Элеккеге заманда бик зур территорияне тәшкил иткән Бөек Татария (Great Tartaria) дәүләте булган һәм ул үз эченә күпләгән төрек халыкларын алган. Шул ук вакытта бу дәүләт хәзерге Төркиянең формалашуына бик зур йогынты ясаган. Башка халыклар белән чагыштырсак, бүгенге көндә төрек халыклары бер-берсе белән шактый дус могаләмәдә яши. Шуңа күрә элеккеге Татарияне яңадан аякка торгызу, көчле бердәмлек булдыру теләге килеп баса. Аны тормышка ашыру өчен хәзер безгә нинди адымнар ясарга кирәклеген ачыклау мөһим”, – дип белдерде Гаяр Искәндәр.

Әйтергә кирәк, татарлар Штабы йортында төрле фән белгечләре, җәмәгать эшлекләре катнашында җитди һәм сәяси мәсьәләләргә багышланган очрашулар еш уза. Әлеге түгәрәк өстәл җыенына төрек оешмалары вәкилләре, күренекле сәясәт эшлекләре килделәр. Алар арасында төрек профессоры һәм политология фәне белгече, күренекле шәхес Тогрул Исмаил; Кыргызстанның элеккеге посолы Раимкул Аттакуров; Мәскәү өлкәсенең “Азербайджан милли-мәдәни автономиясе” җитәкчесе, техник фәннәр докторы Захид Годжаев; РАЕН академигы, дворяннар җыелышының баш рәисе, профессор Ильдар Утямышев; Алтай язучысы Бронтой Бедюров; “Трудовая Россия” партиясенең вәкиле, блогерчы Эльмар Гасанов һәм Магнитогорск шәһәренең Милли-мәдәни татарлар автономиясе” директоры, “Челәбе өлкәсенең татарлар конгрессы советы” рәисе, “Татар рухы” гәҗитенең баш редакторы Равиль Хуснутдинов та бар иде. Шулай ук әлеге очрашуга массакүләм мәгълүмат чаралары һәм нугай яшьләре делегациясе чакырылган иде. Алар күтәрелгән мәсьәләләр хакында, аеруча Рәсәй белән Төркия һәм Рәсәй белән төрек илләре арасындагы хезмәттәшлек турында үз фикерләре белән бүлештеләр.

Ильдар Утямышев үз чыгышында килгән кунакларны бик кызыклы тарихи вакыйгалар белән таныштырды. Ул соңгы өч йөз ел дәвамында Рәсәй белән төрек илләре арасындагы хәлләрнең ни рәвешле үсеш һәм үзгәреш юлын үтүе турында сөйләде.

Түгәрәк өстәл җыенындагы белгечләрнең кайберләре үз туган телләрендә чыгыш ясады һәм аларның әйткән сүзләрен бернинди тәрҗемәсез барлык тыңлаучылар да бик яхшы аңлады. Бу тагын бер тапкыр күпләгән төрек телләрендә сөйләшүче (карачаев, нугай, кумык, болгар, гагаус һәм башка) халыкларның бер-берсенә тугандаш халыклар икәнлеген раслады.

Татарлар Штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалеев мондый очрашуларга күбрәк яшьләр оешмаларының рәисләрен чакырырга кирәклеге турында белдерде. Чөнки бүгенге яшьләр киләчәгебезне төзүче буын булып тора, шуңа да татар-төрек халыкларының алдагы тормышы, үсеше, яшәеше хакында мәсьәләләр белән таныш булу алар өчен аеруча мөһим!

“Җиде ел дәвамында татарлар Штабы тарафыннан төрек халыклары белән дуслыкны саклап калу һәм үстерү юнәлешендә зур эшләр башкарылды һәм бу эшчәнлек буенча бик күп планнар әле алда!”- диде Штаб җитәкчесе Р.Ямалеев.

Түгәрәк өстәл киңәшмәсенә килгән барлык белгечләр, күренекле шәхесләр һәм бигрәк тә яшьләр өчен бу очрашу бик файдалы узды. Түгәрәк өстәл ахырында катнашучылар шундый карарга килделәр: ММЧ тарафыннан очрашуда күтәрелгән сорауларны яктыртучы җитди мәкаләләр язылачак, видеофильм иҗат ителәчәк һәм аралашуның нәтиҗәсе итеп, төрек республикалары посольстволары өчен резолюция кабул ителәчәк.

Пресс-центр: Лилия Галимова

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here