Римзил Вәлиев татарлар турында лекцияләр сөйли башлый

0
73

Танылган журналист, «Комсомольская правда», «Советская культура» газеталары хәбәрчесе, «Идел» яшьләр журналының беренче баш мөхәррире, татар иҗтимагый берләшмәләре берлеген оештыручыларның берсе Римзил Вәлиев татарларның күченү географиясе, аларның төбәк тарихы, гөреф-гадәтләре, мәдәнияте һәм күренекле татарлар турында сөйлиячәк.

Әлеге лекциянең беренчесе 23 гыйнвар көнне 15:00 сәгатьтә Zoom-вебинар бүлмәсендә узачак. Zoomга кушылу ссылтамасы: https://us02web.zoom.us/j/81402893572?pwd=T1lGbENicXl3YlhmN0FWNlo5MlFlQT09

Шулай ук «Питер Татар» порталының YouTube-каналында да турыдан-туры трансляцияләнәчәк.

matbugat

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here