Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Ринат Мөхәммәдиев: «Татарларның саны 15 миллионга якын, дигән фактның дөреслегенә ышанам»

Ринат Мөхәммәдиев: «Татарларның саны 15 миллионга якын, дигән фактның дөреслегенә ышанам»

0

Язучы Ринат Мөхәммәдиев 2020 елгы җанисәп нәтиҗәләренә карата үз фикерен белдерде.

2010 елдагы җанисәп нәтиҗәләре буенча 5 310 649 татар исәпләнсә, 2020 елда татарлар саны 600 меңгә диярлек кимеп, 4 713 669 кешегә калган.

Язучы Ринат Мөхәммәдиев бу нисбәттән үзенең уй-фикерләре белән бүлеште.

Җанисәп нәтиҗәләренә ышанырга була, тик җанисәпне алу процессындагы хаталарга күз йомарга ярамый. Кайсы яктан гына карама, татарны тарткалау, йолыккалау, санын киметү – совет вакытында да рәсми сәясәт иде. Мин аны халык санын алу процессын үткәрүче шәхесләрнең үзләреннән ишеткәнем булды. Кызганыч, әмма бу – әле дә дәвам итә. Мондый хәл Башкортстанда да, Россиянең башка төбәкләрендә дә бара.

Бу үзебезнең гаеп аркасында да эшләнә. Татар кешесе өйләнсә дә, кияүгә чыкса да, милләтен шунда ук югалта, кагыйдә буларак, аларның балалары да татар булудан туктый. Кызганыч, без шундый интернациональ, үзебезнең тамырларга битараф бер халык булып чыгабыз, чынлыкта. Үзебезнең гаеп тә бик зур.

Монда татарларның саны шулай кинәт кимүен күреп, «татарларга карата геноцид булганмы әллә» дип сорау бирергә була. Нигә башка милләтләргә караганда ул 2-3 тапкырга күбрәк кимегән?

Менә карагыз, Башкортстанда башкортлар саны арткан бит. Менә аның бер сере шунда.

Икенчесе – инде әйтеп үтелгән ассимиляцияләшү процессы аркасында. Кайсы гына регионны алма, татарлар саны кими. Бер Башкортстанда гына түгел, башка милли республикаларда да шундый ук хәл.

Миңа үз вакытында, халык санын алу процессында совет чорында кайбер оешмалардан вәкил булып билгеләнгән Дмитрий Антонович Волкогонов дигән генерал белән аралашырга туры килде. Без аның белән дусларча икәү генә утырган вакытта, ул «Советлар Союзында күпме татар бар», дип сорап куйды. Мин «6-7 млн тирәсе» дидем. Ул бик матур гына серле генә елмаеп: «Кызганыч, бер милләтнең дә санын 6-7 млн нан арттырырга ярамый иде шул, ә татарлар 15 млнга якын иде», – диде. Ләкин бу – документ түгел, мин аны берничек тә исбат итә алмыйм. Бу фактның дөреслегенә мин ышанам, чөнки Россиянең кайсы гына төбәгенә барып чыкма, татар кебек күп таралган башка милләт юк. Татар, рус халыклары белән бергә нигезләгән ил булуын Россия президентлары да кабул итә.

Җанисәп нәтиҗәләре буенча 4 млнга төшкәнбез икән, бу бераз куркыта, борчый да.

Халык санын саклап калу өчен дә эшләргә була иде. Безнең җитәкчелек Башкортстан җитәкчелеге белән кешечә утырып сөйләшә ала иде. Шул ук вакытта Мәскәүдә бу хәлне күреп торган кешеләр, әлеге процессны уен-көлкегә борып калдырган җитәкчеләргә шелтә белдереп алсалар ярар иде.

Аннары үзебезнең халык вәкилләре дә, инде ана телебезне оныткан тәкъдирдә дә, гасырлар буена килгән үзләренең милли тамырларын да дөрес итеп күрсәтмиләр. Бу – үзебезнең гаеп. Җанисәпкә артык игътибар бирмичә, уен-көлке итеп кенә караучылар бар.

Мәсәлән, мин Башкортстанның чиста татар районнарындагы кешеләр белән күрешкәлим. Авылыгыз ничек язылды соң, дигәнгә, «башкорт инде» диләр, ә үзләре татар телендә сөйләшәләр. Кая карама – шундый хәл. Моны районнарда йөреп кайткан язучылар да күрә, белә. Нигәдер бу мәсьәләгә, «җанисәп объектив булсын» дип, җитәкчеләр арасыннан да, халык арасыннан да игътибар җитенкерәмәде.

Моның өчен җаваплы кешеләр хәзер «татар халкының саны нигә шулай кимеде» дигән сорау куярга тиешләр.