Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Ришат Төхвәтуллин: «Челтәрле бизнес белән шөгыльләнүче хезмәттәшләремне хупламыйм»

Ришат Төхвәтуллин: «Челтәрле бизнес белән шөгыльләнүче хезмәттәшләремне хупламыйм»

0
Ришат Төхвәтуллин: «Челтәрле бизнес белән шөгыльләнүче хезмәттәшләремне хупламыйм»

12 гыйнварда «Уникс» концертлар залында Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның концерты булды. Тамашада «Интертат» журналисты булып кайтты.

Концерт башланганчы артистның үзе белән тиз генә сөйләшеп алдык. Гәрчә алдан ук интервью белән авыррак булыр дип әйтеп куйсалар да, кара-каршы утырып сөйләшеп алырга вакыт булды.

«Баянчы Айнур Фатыйхов төшемә керде…»


– Ришат, соңгы вакытта ясалган зур адым дип нәрсәне әйтер идегез?

– Нәтиҗәләр ясау. Ялгышларны ачыклап, алар өстендә эшләргә кирәк дигән нәтиҗә ясадым үзем өчен. Моңа кадәр гел экспериментлар ясадым, эзләнүләр булды, тик барыбер үзебезнең моңлы җырларга әйләнеп кайттым.

– Пандемия нинди үзгәрешләр кертте, нәрсәгә өйрәтте?

– Кадерне белергә өйрәтте. Пандемиягә кадәр концертлар бик арыткан иде, ял итәсе килде. Туктап алгач, концертларга бөтенләй башка караш туды, сагына башладык, тизрәк башлансын иде дип көтәбез. Өйдә күп эш эшләнде. Камал (яшь җырчы Камил Вәлиев – авт.), Алия Карачурина белән яңа җырлар чыгардык. Җыелган эшләрне эшләп бетердек.

– Тынгысыз елда югалтулар булдымы?

– Кызганыч, әйе. Көчле профессионал баянчыбыз Айнур Фатыйхов арабыздан китте. Күп җырчылар арабыздан китте…

– Туганнар арасында?

– Юк, Аллага шөкер, барысы да исән-сау.

– Аллага шөкер! Авыр хәбәрләр алгач, ул тетрәндерә, тормыш темпыннан да тайпылабыз. Ничек кичерәсез?

– Минем өчен зур югалу Айнур Фатыйхов булды. Ул иң оста, виртуоз музыкант иде. Аның уйнавын кайда гына күрсәтсәң дә оят булмый. Аны югалткач, башта аңлап та бетермәдек. Вакыт узгач сагына башладык, кыенрак була башлады. Җырлардан ул искә төшә. Гел яхшы сүз белән искә алабыз.

– Төшкә кергәне бармы?

– Бер тапкыр керде. Ул концертка килгән икән, үзе ап-актан киенгән. Айнур, ничек алай килеп чыкты соң дип сорагач: «Белмим, миңа монда рәхәт», — диде.

«Артист ике ел күренмәсә, аны оныталар»


– Хәзер тамашачы үзгәрдеме?

– Төп тамашачы үзгәрмәде. Алар шундый ук гади, җыр-моң ярата. Үзебезнең халыкка гына хас булган традицион җырны кабул итәләр. Бик үзгәреш сизмим. Бу әле пандемиядән соң Казанда беренче концертым. Концерт ноябрь аенда булырга тиеш иде.

– Олы яшькә җитүгә карамастан, тулы заллар җыючы артистларыбыз бар. Сез дә шулай телисезме?

– Алла теләсә, шулай булсын. Күп еллар сәхнәдә булу һәр артистның хыялыдыр инде ул. Без аның өчен бик күп тырышабыз, эшлибез. Минем уйлавымча, барысы да яхшы булыр.

– Күпмедер вакыт сәхнәдән китеп торып, яңадан кайтырга туры килсә, популярлыкны саклап кала алыр идегезме?

– Монда ике яктан карарга мөмкин. Әлбәттә, җырчы тамашачыны югалтырга мөмкин. Артист ике ел күренмәсә, аны оныталар инде. Икенче фикер дә бар, мәсәлән, укытучыларга ялны юкка гына ике ай бирмиләр бит. Баш ял итсен өчен бирелә. Әйтик, сәхнәгә яңа уйлар белән, көч туплап кайтырга була. Яңа идеялар, җырлар белән яхшы пиар адым ясасаң, бәлки, әйбәтрәк булуы да бар.

– Яңа дуэтлар көтеләме?

– Бүген концертта Камал белән яңа дуэт.

– Киләчәктә?

– Аны кем белә инде. Әлбәттә, без планлаштырабыз.

– Бер интервьюда артистлар берлеген булдыру идеясен хуплаган идегез, ул актуальме?

– Актуаль булу-булмавын әйтә алмыйм. Мин күп артистлар белән элемтәдә торам. Төрле мәсьәләләрне чишеп караган булды. Беренче мәсьәлә: концертлар вакытында бер-беребезнең арасына кермәскә. Мәсәлән, гыйнвар аенда Казанда мин концерт бирәм икән, башка артист гыйнвар аенда концерт бирми. Алдан ук сөйләшенә. Бүгенге көндә бер-беребезгә кысылмыйбыз.

Ришат Төхвәтуллин быел өйләнә


– Ришат Фәттахов белән низаг нәрсә белән тәмамланды?

Барысы да яхшы. Җырларны махсус хокук (исключительное право) буенча миңа күчерергә дип сөйләшкән идек. Документларны әзерләгән арада Ришат Фәттаховның фикерләре үзгәрде. Ул безгә махсус булмаган хокук (неисключтельное права) бирәбез диде. Ул очракта мин җырларны җырлый алмыйм, ул минем җыр булмый, фонд исемендә кала, җырлаган очракта Россиянең авторлар берлегенә һәм башкаларга түләргә мәҗбүр булам. Аларны җырлаган очракта Ришат Фәттаховка да түләргә мәҗбүр булам. Аннан соң тагын бер утырып күзгә күз карашып сөйләштек. Ул ни өчен хокук бирә алмавын аңлатты. Әлегә бу җырлар анда кала. 

– Соңгы вакытта бик күп тавыш чыгарган мәсьәлә — челтәрле бизнес. Сез ул өлкәгә ничек карыйсыз?

Мин үземнең хезмәттәшләр сайлаган һөнәрләрне түбәнсетергә яратмыйм. Шәхсән мин артист булуны сайлаганмын, үземне ул өлкәдә күрмим. Башка һөнәрләр бар, мин, мәсәлән, инвестицияләр, башка бизнеслар белән шөгыльләнергә мөмкинмен. Базарга чыгып әйбер сату кебек һөнәрне аңлап бетермим. Минем хезмәттәшләрем ул һөнәрне сайлаган икән — аларның эше. Аларның килеп чыга, матди ягы тагын да яхшыра икән, дөрес эшлиләрдер. Мин алай булдыра алмыйм. Мин аларны хупламыйм.

– Инстаграмда 2022 елда өйләнәм дип вәгъдә биргән идегез…

– Ходай ничек насыйп итә инде. Алла боерса!

«Халык җырларына яңа сулыш өрүне халкым алдындагы зур бурычым дип саныйм»


Сәхнә артыннан чыккач, администратор күрсәткән урынга барып утырдым. Өч апа килде, мин берсенең урынына утырганмын икән. Икенче буш урынга барып утырдым. Ришат Төхвәтуллинның тамашачысы төрле: балалы гаиләләр, кызлар, егетләр, апалар, әбиләр, абыйлар, бабайлар. Миннән бер рәт алда ак кәләпүшле бер бабай утыра иде. Минем янда әнисе белән утырган кызчык: «Әни, ул „Сула“ны гына җырлыймы?» — ди. Әнисе бик күп җырлар булачагын әйтте. «Ә „Туган тел“не җырлыймы?» — дип сорый бала. Үзе бәйрәмчә итеп матур күлмәкләрен киеп килгән. «Әйтә алмыйм бит, кызым», — ди әни кеше. Баштан ук әйтеп узыйм инде – «Туган тел» булды. Концерт ул җыр белән тәмамланырга тиеш иде, тик алай булмады.

Программа «Сула» дип атала. Концерт башында видео күрсәттеләр. «Туган җир һавасын сулый аласың икән — синнән дә бәхетле кеше юк», — дигән сүзләр истә калды. Артист үзе дә күренде. «Иҗатымны үз итүчеләр белән бер сулышта булу — Аллаһы Тәгаләнең зур бүләгедер», — ди ул. Кичә «Авылым баласы» җыры белән башланды. Аннан соң «Әни кочагы» яңгырады. Гомумән, беренче өлеш авыл, туган йорт, әни, балачак, туганнар турында дип әйтер идем, анда күбрәк халык җырлары яңгырады. Тамашачы да моңланып, тибрәнеп, хатирәләргә чумып утырды.

Ленар Шәймөхәммәтов исемле егет репертуарындагы тәүге җыры белән чыгыш ясады. Ул — Башкортстан егете. Ике җырчы да Октябрьский музыка көллиятендә бер укытучыда белем алган. Аларның тавышлары да охшаган кебек тоелды. Күзне йомып тыңласаң, кайбер өлешләрендә Ришат Төхвәтуллин кебек булып китә. Афәрин, бик матур башкарды, миңа ошады. Тамашачы да алкышларын кызганмады.

Концертта «Әдрән диңгез» җыры да яңгырады. «Замана белән бер адымда булырга омтылсак та, бәгырьдәгесе үзгәрешсез кала. Яңалыкка омтылсам да, традицияләргә тугры кеше булуымны беләсездер. Мин яңа җырлар иҗат итеп, аларны гына да башкара алам, ләкин халык җырларына яңа сулыш өрүне халкым алдындагы зур бурычым дип саныйм», — диде артист тамашачыга. Беренче өлештә бик күп алкышлар җыйган җыр шул булды бугай. Баянга җырлаган җырны да тамашачы яратты. Яңа баянчылары — Виталий Анисимов. «Чаллы егете, үзебезнеке», — дип тәкъдим итте артист баянчысын.

Башкорт халык җыры — «Кара юрга»


Аннан соң Алия Карачурина ике җыр җырлады. Берсе Хәния апа Фәрхи истәлегенә «Авыл киче» иде. Сәхнәдәге экранда Хәния апа күренде, аның тавышы да яңгырады. Залда «И-и-ий», — дип авыр сулап куюлар ишетелде.

Концертта бер башкорт халык җыры «Кара юрга» яңгырады. Артистның тормышы ике республика белән дә тыгыз бәйле. Туган якка хөрмәт дип кабул иттем аны. Башка елларда башкорт җырларын башкарганын белмим, бәлки, ялгышамдыр. Бу җырны башкаруы барыбер бер җылы хис уятты. Ике республикага булган ярату бер-берсен тулыландырып тора, ди җырчы.

«Кара юрга» дан соң тәнәфес игълан ителде. Холлда бер апа китаплар сатып тора. Анда Хәмдүнә апа һәм Ришатның үзе турында китап та бар иде. Ул китапны күргән дә, тотып караган да юк иде әле. Ул октябрь аенда ук чыккан икән инде, «Мой путь» дип атала. Анда җырчы турында истәлекләр тупланган, җырчының үз сүзләреннән язылган өлешләр бар. Китапның авторы — Мәскәүдә яшәп иҗат итүче яшь җырчы Динара Рәхимова.

Бер секунд элек булган елмаюның эзе дә калмады


Икенче өлештә инде күбрәк яшьләрнең күңеленә хуш килә торган җырлар булды. Анда инде биюләр дә күп булды. Биюче егет-кызларга җырчы үзе дә кушылды. Дөресен әйткәндә, мин артистның алай биюен яратып бетермим. Ул Ришат Төхвәтуллинга гына кагылмый. Аның өчен аерым биючеләр бар бит. Алар артист микрофонын алып, сәхнәдә аның җырына кушылмый бит. Бәлки, ул биюләр хәзерге заман таләбедер, белмим.

«Исеңдәме» җырының беренче ноталарын ишеткәч үк халык җанланып китте. Минем янда утырган теге бәләкәй кызның да кәефләре күтәрелде. «Күзләреңә», «Серле төнем», «Әйтегез нигә соң», «Агым су» җырлары тезелеп китте, бәлки, тәртибе башка булгандыр, әлбәттә. Тамашачы уянды инде.

Заманча итеп эшләнгән, хип-хоп бии торган «Бие, басс» җыры яңгырады. Кабул итә алмадым мин Ришат Төхвәтуллин башкаруында андый җырны.

Аннан соң ул Роберт Миңнуллинның «Усал булырга кирәк» шигырен сөйләде. Аның авторын әйтеп узарга кирәк булгандыр дип уйлыйм, бәлки, яшьләр белмидер. Шуны да әйтеп узарга кирәк, кайбер җырларның экранда авторлары күренде, кайберсенең юк. Бәлки, аның бер логикасы булгандыр, мин сизми калганмындыр. Шигырьгә кайтсак, ул юмор хисе белән сугарылган шигырь бит инде, тамашачы елмайды. Шуннан соң «Кая» җырының көе яңгырады — контраст булды. Бер секунд элек булган елмаюның эзе дә калмады. Ул җыр Казан гимназиясендә булган фаҗигагә багышланган.

Аннан соң сәхнәгә яшь артист Камил Вәлиев чыкты. Беренче җыры моңсурак дип исемдә калды, аннан соң «иркәм, назым» дип җырлады, сүзләрен аңлап бетермәдем. Соңыннан Дима Билан кебек сикереп тә куйды. Бик чая егет кебек тоелды. Буадан килгән икән.

«Концерт бетте, кайтмыйбызмыни?»


«Сула» җыры да булды. И,теге нәни кызның шатлануын күрсәгез! Соңыннан барыбыз бергә торып басып, «Туган тел»не җырладык. Сәнәгә балалар да күтәрелде. Концерт тәмам, алкышлар дәвам итә, дәвам итә… Биш-алты кеше генә чыгып китте. «Зур рәхмәт, Казан», — ди артист, ишарә аңлашыла да кебек, ә тамашачы таралмый. Артистлар да кереп китәргә читенсенде бугай. Ришат «Сула» җырының кушымтасын тагын бер тапкыр җырлады. «Концерт бетте, кайтмыйбызмыни?» — ди үзе дә. Тамашачы бу кичәдә ишетми калган җырларын сорый башлады. «Ярар, утырыгыз алайса, өченче бүлек башлана», — ди җырчы. Утырдык.

Беренче бүлектә җырлар арасында җырчының микрофоны берничә тапкыр сүнеп алган иде. Аннан соң башкасын да алып чыкты.

«Казан концертлары гел зур сынаулар белән уза. Беренче концерттан бүгенге концертка кадәр аппаратура белән бәйле авырлыклар булды. Бу залга кереп, бер Коръән укытырга кирәктер. Узган ел компьютер белән проблема булды, аңа кадәр микшер пульты белән иде. Бүген, беләсезме, нәрсәдә проблема булган? Микрофонның батареясы „бракованный“ булган икән. Россиянең төрле төбәкләренә концертлар белән йөрибез, Казанга җитәрәк шулай башлана. Йә берәр кеше килеп утырып, концерт буе сихерләп утыра инде», — дип елмайды ул.

 Ул репертуарында төрле стиль һәм жанрдагы җырлар туплануын әйтте. «Рэп кына юк әлегә», — ди. Кирәкме икән соң?

Ришат Төхвәтуллин «Татар җыры» фестивалендә башкарган «Сарман вальсы»н җырлады. Команда да нәрсә эшләргә кирәклеген тиз генә отып алды кебек. Аннан соң «Мәхәббәтем» булды. Киемнәрен алырга чыккан кешеләр пәлтәләрен кулларына тотып, яңадан керә башлады. Соңыннан гимн урынына «Карамалы Гобәй» җыры булды. Мин дә кайчандыр аны шул җыры аша белгән идем. Тулаем алганда, миңа ошады, бигрәк тә беренче өлеше.