Домой Жизнь татар Һәркем исәптә булсын

Һәркем исәптә булсын

0
Һәркем исәптә булсын

Коронавирус сәбәпле өл­кә “Туган тел” татар җәмгыяте уты­рышлары күптән булмыйча торган иде. Ниһаять, 26 ян­варьда ул онлайн форматта уздырылды. ZOOM аша элем­тәгә оешманың 11 әгъзасы чыга алды һәм, шулай итеп, кворум җыелды. “Туган тел” җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Гомәр улы Шәкүров яңа төр аралашудан бик канәгать калды.

Көн кадагындагы бе­ренче мәсьәлә “Туган тел” әгъза­ларының гомум җыелы­шын оештыруга багышланган иде. “Туган тел” директоры мәр­хүм Фәрхәд Мәхмүтов исе­менә Сбербанкта ачылган исәп-хисаптан акча ала ал­мый­быз. Шуның өчен җые­лыш җыярга, яңа директор сай­лап куярга кирәк, – диде президент. – Әлбәттә, ул җые­лышны онлайн рәвештә генә уздырып булмаячак, шуңа ти­ешле органнардан рөхсәт алыр­га, коронавируска каршы чараларны катгый үтәп эш итәргә тиеш булачакбыз”, – диде Ильяс Гомәр улы һәм гомум җыелышка әзерлек башлануын белдерде.

Икенче мәсьәлә апрельгә билгеләнгән җанисәпкә ба­гышланды. “Болгар” мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов “WhatsApp”та Җанисәп төркеме оештырылу турында хәбәр итте. “Теләгән кеше, анда кереп, үзенең фикерен дә белдерә, башкаларның язмалары белән дә таныша ала. Катнаш никахлар күбәйгән, татар теле югалып барган катлаулы заманда, тамырларында та­тар каны аккан кешеләр исәпкә алырга килүчеләргә: “Мин татар, туган телем – татар теле” дип җавап бирергә тиеш”, – дип сөйләде.

Моның өчен тагын ни эшли алабыз, дигән сорауга Альбина Мәхмүтова эшлекле тәкъдим ясады: “Үткән елда “Бердәмлек” газетасының һәм “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең юбилей чараларын авылларда бик ма­тур итеп үткәргән идек. Шу­ның кебек, автобус яллап, авыл­ларда очрашулар үткә­рик”, – диде. Аның тәкъдимен “Бер­дәмлек”нең баш мөхәрри­ре дә хуплады: “Мин Альбина­ның сүзләре белән тулысынча килешәм. Авылларда халык безне бик яратып кабул иткән иде, сөйләшүләр дә, җырлашу-биешүләр дә, хәтта серләшүләр дә булды. Иң мө­һиме, халык безне көтә. Без барып җитә алмаган авыл­лардан үпкә хисләре бел­дерүчеләр дә юк түгел. Шулар­дан башларбыз да. Тик бу очрашулар җанисәп темасына багышланган булыр. Ә машина яллау өчен грант алырга да мөмкин”.

Бөтен проблема акча һәм кадрлар булмауда шул. Аль­бина Мәхмүтова грант алу өчен нигезләмә язып карарга алын­ды.

Әлбәттә, сүз татар телебез­не саклау турында да булды.

– Хәзер инде барыбыз да аңлыйбыз, эшне гаиләдән, ба­лалар бакчасыннан башларга кирәк. Коммерция нигезендә оештырылган «Батыр» ба­ла­лар бакчасына күбесенчә рус балалары йөри. Шуңа күрә анда татар телендә сөйләшергә мөмкинлек юк. Крутые Ключи бистәсендәге мәктәптә та­тар телен 100ләп бала өй­рәнә. Без дә анда барып, жур­нал-календарьларыбызны тара­тып, аларга ничек ярдәм итә алуыбызны белешеп килергә телибез. Шулай ук миңа Та­тарстан үрнәгендә балалар театры түгәрәге оештыру идея­се бик ошады. Моның өчен, әлбәттә, сәнгать өлкәсендә белеме бул­ган белгечләр ки­рәк була­чак, – дип, киләчәккә планнар белән уртаклашты Ильяс Гомәр улы.

Эльмира Шәвәлиева.