Һәркемнең язмышы үз кулында

0
148

Ислам дине кануннары бу­енча, Аллаһы Тәгалә һәр җан иясенең язмышын алдан язып куйган. Шул ук вакытта һәр кеше үз юлын үзе сайларга да хокуклы – Аллаһы тәкъдиренә буйсынамы, гөнаһка чумамы, аның эше инде.

Ләкин кеше – фәрештә затыннан түгел. Бар көченә чабып барган айгыр да юл­дан тайпылырга, сөртенеп егылырга мөмкин. Ләкин кө­чен җыеп торып баса, тәүбә кылып, гөнаһларыннан арына алса, ул кабат алга ыргылыр­га көч таба һәм тормыш тавы­на менеп җитә.    

Язмыш кешене төрлечә сынап карый – авыр эш артыннан танылу килә, дан һәм казанышлар шатлыгы аянычлы югалтулар белән алмашына. Менә шун­дый вакытларда кеше чыныга яисә сыгылып төшә, дусларының һәм яраткан кешеләренең кем булуы да шул вакытта ачыклана. Ә инде сынаулар аша үтә ала икән, ул тагын да көчлерәк, акыллырак, тәҗрибәлерәк шә­хес булып җитешә…

…Минәхмәт Хәлиуллов бе­лән мин 35 ел элек Самарада танышкан идем. Яшь арабыз зур булуына карамастан, без ул араны ничектер сизми дә идек. Ул акыллы, укымышлы, һәр мәсьәләгә, һәр тормыш борылышына үзенең аерым карашы булган кеше тәэсире калдырды. Бигрәк тә, шәһәр татары булуына карамастан, туган телебездә иркен фикер йөртүе, сөйләшә белүе, милләт дип, янып-көюе күңелемә ятты.

Җәмгыятьтә артык уңган кеше булып танылган әтисе Мидхәт ага белән дә минем арада җылы мөнәсәбәтләр урнашты. Ул Минәхмәттә үзе һәм гаиләсе өчен генә түгел, гомумән, яшәгән төбәге, татар мәдәния­те, мәгарифе өчен дә җаваплы­лык  хисләре тәрбияләгән, ди­гән нәтиҗә ясаганым хәтердә. 

Минәхмәт Куйбышевның 128 санлы мәктәбендә укып чык­кач, төзү техникумында бе­лем ала. Шул вакытта ук тормы­шын төзелеш сферасы һәм шәһәр хуҗалыгы белән бәйли, читтән торып төзелеш институтын тәмамлый.

“Волготанкер” пароход ком­паниясенең ремонт-төзү ида­рәсендә мастер, участок начальнигы, инженер-төзүче бу­лып эшләгән чагында  Сухая Самарка бистәсендә төзегән тугыз катлы йорты Минәхмәтнең беренче зур төзелеше була. Ә хәзер инде андый объектлары уннарча.

Минәхмәт Хәлиулловның хезмәт биографиясе Самара халкының тормыш-көнкүреш шарт­ларын яхшырту, уңай мохит тудыру белән бәйле. Үзегез карагыз – балта оста­сы, электромонтер, ПЖРТ ге­нераль директоры урын­басары, Беренче санлы төзү-монтажлау предприятиесе ге­нераль директоры, При­волж­cкий микрорайонының то­рак-төзелеш тресты гене­раль директоры, “Вира” төзү ком­панияләре Советы рәисе һәм башка исемнәре һәм вази­фалары байтак… Бер кеше башы өчен бу бик зур җаваплы­лык һәм гаять авыр йөк.

Минәхмәтнең җәмгыять өл­кәсендәге эшчәнлеге күп­кырлы. Мәсәлән, Промыш­лен­ный районы буенча Самара шәһәр Думасына депутат итеп сайлангач, ә соңрак шу­шы районны җитәкләгәч, “Бер­дәм Россия” фракциясе әгъ­засы буларак та, Дума уты­рышларында тузган һәм авария хәлендә булган өйләрдә яшәү­челәрне яңа, якты һәм иркен фатирларга күчерү белән шөгыльләнә башлый.

Иҗтимагый эштә татар телен, мәдәниятен, тарихын һәм гореф-гадәтләрен саклау эше­нә керткән өлеше дә халкыбызның рәхмәтенә ла­ектыр, дип уйлыйм. Шушы хы­яллар белән Минәхмәт  2009 елда өлкә татар милли-мә­дәни автономиясен җитәкли, тө­зүче буларак,  Җәмигъ мәчете йортында татар милли-мәдәни үзәге төзү эшләре бе­лән йөри башлый һәм үз хисабына ар­хитек­тура проектын да яса­тып куя. Язмышы­ның кискен бо­рылыш­ла­ры­на карамастан, ул бу фикереннән кайтыр­га уйламый, киресен­чә, ки­ләчәктә җиң сызганып эшкә керешергә ният­ли.

Минәхмәт 1999 – 2003 ел­ларда Самара Җәмигъ мә­четен һәм мәдрәсә төзү буенча Попечительләр Советы әгъ­засы булып торган, мәхәллә со­ве­тына да  сайланган. Меценат шу­лай ук Тарихи мә­четне торгызу­да да, Диния нәзарәте эшләрендә  дә даими катнаша, үзе үскән Яблонька бистәсеннән ерак булмаган Кирилл һәм Мефо­дий православ чиркәве төзелгәндә дә ул Самара епархиясенә сал­лы ярдәм күрсәтә.

Соңгы ун елда Самарада бер генә Сабан туе да аның катнашыннан һәм ярдәменнән башка узганы юк. Ә үткән җәйдә Камышлыда гөрләп узган Х федераль Сабан туенда ат чабышларын уздыруны улы Рамил Хәлиуллов үз өстенә алды һәм моның өчен аңа Самара өлкәсе губернаторы һәм Татарстан президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

“Яктылык” татар мәктәбендә укучы малае Наил спорт сөючән егет булып үсеп килә. Татар көрәше буенча Минәхмәт Хәлиуллов оештырган һәм финанслаган ярышлар өчен бу мәктәптә укыган бөтен татар яшьләре аңа рәхмәтле.

Минәхмәтнең рәхимлеге бе­лән өлкә, җәмгыять, мил­ләт өчен эшләнгән яхшы эшләрне санап китсәң, очы-кырые булмастыр. Эшләнгән яхшылык үзеңә үк әйләнеп кайта бит ул. Минәхмәтнең кылган яхшылыклары өлкә хөкүмәте, иҗтимагый оешмалар тарафыннан югары бәяләнә: торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш өлкәсендәге хезмәте өчен “Россиянең Мактаулы хез­мәткәре” исеме бирелә, иҗ­тимагый эшләре өчен “Ха­лык­лар дуслыгы – Россия бердәмлеге”, Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкы алдындагы казанышлары өчен” медальләре белән бүләкләнә, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары да бихисап.

Сер түгел, Минәхмәтнең башына төшкән кайгы ту­рында массакүләм матбугат чараларында күп язылды. Ялкаулары гына аның исемен чайкамагандыр. Минәхмәт үзе дә, гаиләсе дә, аны яхшы белгән татар җәмәгатьчелеге һәм мәхәллә халкы да аның өчен догада булды. Аның үзе­нең дә кайда сөртенүе, киләчәктә хаталардан хали булу өчен ничек яшәргә кирәклеге турында уйланырга вакыты булгандыр…

…Бүген Минәхмәт Хә­ли­уллов безнең арада һәм акрынлап үз эше һәм җәмгыять тәртәсе арасына кереп бара. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап, сугышта катнашкан ата-бабалары – әнисенең әтисе Минсафа Шәрапов һәм әтисенең әтисе Әһлиулла Хәлиулловларның батырлыгы турында улларына сөйли. Замана сугышы – COVID-19 дип аталган дошманны җиңү өчен медицина учреждениеләре, ба­лалар, картлар йортлары проблемаларын чишә.

Ә яхшылап уйлап карасаң, бүген аның үзенә дә ярдәм ки­рәктер, дип уйлыйм. Ул ярдәм  материаль түгел, бары тик кешенең хәлен аңлап, халкым өчен, милләтем өчен, дип өзелеп эшләгән ях­шы­лыклары бәрабәренә яхшы сүз һәм ягымлы караш белән дәртләндереп җибәрү генә. Һичшиксез, мондый мө­нәсә­бәткә ул да җавапсыз калмас.

Идеал Галәветдинов.

Бердэмлек

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here