Роберт абыйның туган көнендә без эшлисе эш

0
85

Кеше китә, җыры кала. Ярый әле, явыз әҗәл шагыйрь күңелендә сөеп үстергән гөлләрен – иҗат җимешләрен дә юк итә алмый. Кинәт авыр югалтудан гаҗиз калган укучыны, тыңлаучыны юатыр өчен алар безнең янәшәдә калалар. Китаплар, дисклар булып.

Моннан дүрт ай элек кояшлы яз көнендә Роберт абый Миңнуллинны югалткач та, балалар әдәбияты, татар әдәбияты гына түгел, гомумән, дөнья үзе дә ятим калган төсле булды. Бигрәк иҗатының гөрләгән чагында, оста каләменннән көн саен шигъри юлларны коеп кына торган чакта китеп барды шул ул. Укучы күңелен җылытырлык, дөньяның ямен күрсәтә торган күпме шигырьләрен дә үзе белән алып китте. Ни кызганыч…

1948 елның ( Бөек Җиңүдән соң өч ел үткәч) 1 августында уракка төшкән чакта дөньяга аваз салган ул. Күп санлы укучыларын, тыңлаучыларын сөендереп, зур бәйрәм ясап үткәргән шәктый туган көннәренең шаһиты булдым. Миңа озак еллар аның белән бер редакциядә эшләү бәхете тиде. Гомумән дә, Роберт абый матурлык ярата торган кеше иде. Һәр эшендә, гамәлендә, бөтен яшәешендә, иҗатында да шуңа омтылуы без шәкертләренә дә матур үрнәк булды.

Менә тагын җиргә август килде. Уттай урак өсте башланды. Тук башаклар җырында хөрмәтле остазым Роберт аганың тавышын ишеткәндәй булам. Без быел беренче тапкыр аның туган көнен аның үзеннән башка гына үткәрәбез. Авыр, бик авыр. Җанда әйтелергә тиеш булып та, әйтелмәгән сүзләр бар кебек. “Без аны, шундый зур талант иясен тиешенчә бәяләп, санлап-олылап бетердекме икән?” – дип уйланам хәзер. Дөрес, ул төрле исем-премияләргә бик бай булды. Арада халыкаралары да бар иде. Иң зур бүләккә – халык мәхәббәтенә дә ия ул. Арттырмый-киметми халыкның үз шагыйре (иде диясе килми һаман). Монысы – һәр язучы-шагыйрь өчен барыннан да кадерлерәк. Аны сорап та, сатып алып та булмый. Шушы үзен яраткан, үзе яраткан халкының бәгыренә аваздаш җыр-шигырьләр иҗат итеп күпме йокысыз төннәр уздырды икән Ул?!

Халкын туган телсез калдырырга җыенганда, шагыйрь йөрәге аз сызгандыр дисезме? Һәркемдә дә бер генә йөрәк бит. Шулай ук шагыйрьдә дә. Ләкин аның шушы йодрык кадәр йөрәгенә бөтен шатлык-кайгылары, югалту-табышлары белән тулы бер дөнья сыя. Киткәннәр китә инде, ни хәл итәсең. Алар дөньядагы бурыч-вазыйфаларын тулысынча үтәп китә. Урыннары оҗмахта булсын берүк! Ә менә без – җирдә калган исәннәргә эш бик күп әле. Алар иҗатларында дан җырлаган туган телне киләчәккә илтеп җиткерәсе. Шагыйрьнең туган көнендә башларга кирәк бу изге гамәлне.

Һәркем үзеннән башласа, Роберт Миңнуллинның җыентыгын кулына алып, балаларына, оныкларына укыса, арабыздан вакытсыз киткән шагыйребезнең рухы шат булыр иде. Илбашыбыз да туган телебезгә, милләтебезгә йөз белән борылган, мөһим Мөрәҗәгать белән чыккан бу тарихи көннәрдә моны эшләү зур савап та булыр. Әйдәгез, 1 август иртәсен Роберт Миңнуллин китапларын кулга тотып каршылыйк.

“Кеше китсә дә, җырлары бар бит әле, шөкер!” – дип, күңелебезне юатыйк. Шул чакта туган телебезне исән-сау яшәтүдә шагыйрьнең дә өлеше нинди зур икәнен кабат аңларбыз. Роберт Миңнуллин үзе дә безне ташлап беркая да китмәгән, янәшәбездә генә мыек астыннан хуплап, елмаеп басып торгандай тоелыр…  

Йолдыз ШӘРӘПОВА

Шәһри Казан

matbugat

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here