Домой Жизнь татар Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу: Бик бәхетле балалар булдык без

Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу: Бик бәхетле балалар булдык без

0
Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу: Бик бәхетле балалар булдык без

Бүген җәмәгатьчелек Камал театры алдындагы мәйданнан халык шагыйре Роберт Миңнуллинны соңгы юлга озатты.

Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу әтисен озатырга килгән җәмәгатьчелеккә рәхмәтләрен җиткерде.

«Кадерле әтиебезне олылап, хөрмәт итеп бирегә килгән һәрбер кешегә кайгыбызны уртаклашканыгыз, догада булганыгыз өчен зур рәхмәт. Әни исеменнән, балалар оныклар исеменнән рәхмәт әйтәсем килә», — диде ул.

«Бүген татар дөньясы, киң җәмәгатьчелек олы шәхесне озата. Ә без иң йомшак куллы, иң нечкә күңелле, иң нурлы йөзле яраткан кадерле әтиебезне озатабыз. Без бик бәхетле балалар булдык. Бер-ике көн күрмәсәк тә сагына идек без аны», — диде Таңсылу күз яшьләре.

«Нык юксынырбыз инде сине! Зәңгәр күкләргә карап эзләрбез. Рәнҗеп китмә! Бәхил бул! Урыннарың җәннәтнең иң түрләрендә булсын! Догада булыгыз!», — диде ул һәм әтисенең җәсәденә чәчәкләрен салды.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar