Домой Жизнь татар Роберт Миңнуллинның ярату, эстрада, милләт турында әйткән фикерләре

Роберт Миңнуллинның ярату, эстрада, милләт турында әйткән фикерләре

0
Роберт Миңнуллинның ярату, эстрада, милләт турында әйткән фикерләре

Роберт Миңнуллиның төрле матбугат чараларында басылган фикерләреннән юллар.

Роберт Миңнуллинның инстаграмында 45 меңнән артык язылучысы бар иде. Берничә сәгать эчендә ул сан тагын да арткан һәм 45900гә җиткән. Әлеге аккаунт алга таба яңартылмаса да, аларда акыл алырлык сүзләр күп иде бит. Күпләр тагын бер кат шул фикерләрне яңарталардыр.

Бүген Роберт Миңнуллинның милләт, җыр, балалар шигърияте, журналистика, иҗат, тел, дуслык турындагы кайбер фикерләрен тупладык. Болары аның инстаграмында түгел, электрон һәм басма матбугат чараларында язылган иде.

«Сабантуй» журналы турында

Бирегә җыелган кешеләр — без барыбыз да «Сабантуй»ны таркатып киткән кешеләр. Азмы-күпме өлешебез бар. Газетаның бетә баруында кайберәүләрнең роле бик зур булды. «Сабантуй» бетсә, тарих алдында зур хата булыр иде. Ул бит бер гасырга якын чыккан газета. Ул — Татарстан тарихы, ул — көндәлек тарих. Без милләт өчен җан атарга әзер, акчага килеп терәлсә, бөтенесен сатарга әзер… (Журналның редколлегия утырышында әйткән сүзләре)

Илһам Шакиров турында

Хәзер Илһамсыз нәрсә булыр. Илһамы булмагач, татар үзгәрәчәк, менталитеты, җырга мөнәсәбәте, рухи тормышы, яшәеше… Илһамсыз тормыш башланачак. „Нефтьсез тормыш ничек булыр?“ — диләр бит әле. Ә Илһамсыз тормыш ничек булачак? Әле ул турыда беркем дә уйламый. Әле инерция белән барабыз. „Җырлары кала“, дибез. Шәхеснең үзеннән башка җыр икенче инде ул. „Илһам-Илһам“ диеп янында сырпаланырга ярата идек, фотога төшәргә яратабыз, бөек дияргә яратабыз. Болар сүз генә… Без әле Илһам Шакировның татар тормышындагы ролен аңлап бетерә алмадык. Без аны Илһам дип кенә, җырчы дип кенә карыйбыз. Ул җырчы гына түгел, алтмышынчы еллардан алып бүгенге көннәргә кадәр татар рухының үзәгендә булган кеше. Бөтен дөньядагы татарларны берләштереп тора торган кеше… (Илһам Шакировны соңгы юлга озату мәрасименнән соң әйткән сүзләре)

Милләт турында

Безнең халкыбыз — зур халык. Без, гадәттә, «бөек» дияргә яратабыз инде. Бәлки, безнең бөеклегебез еракта, тарихта гына калгандыр. Ләкин без бүген яшибез. Мин үзебезнең халкыбызның, башка халыклар белән беррәттән, бер югарылыкта булуын, яшәвен, тормыш итүен бик теләр идем. (КФУның Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган фәнни чарада әйткән сүзләре)

«Бөек идек! Хәзер инде

Булалмабыз бөек

Булалмабыз… бөеклекне

Бирсәләр дә өеп». (Шагыйрьнең дүртьюллыкларыннан)

Төрки халыклар бөек булганнар, хәзер дә алар бөек, ләкин бергә булганда гына. Безнең һәрберебезнең зур әдәбияты бар, әмма үз казаныңда кайнасаң, ерак китеп булмый. Бер-беребезне яратыйк, аңларга тырышыйк, бер-беребезгә ярдәм итик. (КФУның Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган фәнни чарада әйткән сүзләре)

Җыр сәнгате турында

«Җыр үлемнән көчле» дигән мәкаль бар. Ул чынлап та шулай. Әйбәт җыр, көчле җыр, үзенең авторларыннан соң да, җырчылардан соң да яши, халыкныкы булып китә. Ул элек тә шулай булган, хәзер дә шулай.

Шоу-бизнес, эстрада — бөтенесе акчага корылган, ә акчаны җиңеп булмый. Акчаны фәкать акча белән генә җиңеп була, ләкин аның өчен бай булырга кирәк, мөлкәтең булырга тиеш. 

Попса кайда да патша — бөтенесе бертөсле, берничә ритмикадан тора. Әгәр чуваш җырларын татар сүзләре белән җырласаң, шушы теләсә кайсы татар җырчысы җырлый торган җыр, мариныкы да шулай ук, башкортныкын әйтеп тә тормыйм.

Дөресен генә әйткәндә, җыр авторларына бернинди дә мөнәсәбәт юк. Фәкать җырчылар беренче планда. Бу, әлбәттә, дөрес түгел. Җырга иң элек шагыйрь белән композитор хуҗа. Алар нәрсә әйтә — шул була, алар нәрсә яза — шул була.

Әйбәт җыр җырланырга тиеш. Ә бездә нинди тәртип китте хәзер? Бу минем җыр диләр җырчылар һәм башкаларга җырларга рөхсәт итмиләр. Минем, мәсәлән, үземнең шигырьләремә язылган әйбәт җырларны җырлатасым килә. Әйтик, яшь җырчылардан. Җыр яшәргә тиеш. Җырланмаса, башкарылмаса, үлә, сүнә, бетә дигән сүз. («Интертат»)

Журналистика турында

Журналистикада да үзешчәнлек китте. Бер калыпка салынган, журналисттан журналистка күчеп йөри торган ун-унбиш сорау бар. Аларны тирән фикерләр бөтенләй кызыксындырмый. Журналист икән, ул үз героена бер сорауны бирергә, шул бер сорауның төбенә төшеп җитәргә һәм әйбәт җавап алырга тиеш. Ә без сикереп-сикереп кенә — бер сорау, ике сорау, өч сорау. Кайчан туудан башлап.

Тел турында

Татар шагыйренә дөньяга чыгар өчен татар теле комачаулый. Мин инде монда образлы итеп әйтәм, бу чынлап та шулай. Шуңа күрә ул татар шагыйренең фаҗигасе — тәрҗемә мәсьәләсе. Әле бер генә татар шагыйренең дә дөнья күләменә чыкканы юк. Фәкать шушы тәрҗемә аркасында. Әгәр вакытында Тукайны шәп итеп тәрҗемә итеп дөньяга тараткан булсак, ул бүгенге көндә дөньядагы иң әйбәт шагыйрьләрнең берсе булыр иде. 

Яшәү турында

Интервью алганда бер сорау бирәләр, яңадан тусагыз, гомерегезне кабатлар идегезме дип. Мин кабатламас идем. Яңача яшисе килә, яңалыклар ачасы килә. Бу тормыш инде яшәлгән, гомер ителгән. Бу дөньяга килүемә, шушындый мәхәббәт табуыма, балалар тудырганга, газиз әтием, әнием, нәселем шундый булганга мин гомеремнән канәгать («Адәм белән Һава» тапшыруыннан). 

Миннән талантлыраклар күп, миннән көчлерәк шәхесләр бар. Мин үз юлымда дип уйлыйм. Әгәр мин шушы көнгә җиткәнмен икән, бу — Ходай тарафыннан зур бүләк. (КФУның Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган фәнни чарада әйткән сүзләре)

Тәнкыйтьчеләр турында

Социаль челтәрләрдә мине яратмаган, тәнкыйтьләгән берничә кеше бар инде. Егерме еллап шулай: шул үк сүзләр, шул ук кешеләр, мин аларга игътибар итмим. Болар исән икән әле дип кенә куям. Мине саткан, яратмаган кешеләр бар. Ләкин вакыт узу белән мин аларны кичерәм. Ни өчен мин үземне интектереп, үч итеп йөрергә тиеш? Андый хисләр белән яшәп, үзеңне генә бетерәсең бит. Минем күңелем чиста булырга тиеш, мин аннан арынырга тиеш.

Ярату турында

Төп эшебез — ярату, ә сөйләү түгел. Күп сөйләшкән кешенең язарга вакыты аз калырга мөмкин.

Балалар әдәбияты турында

Балалар әдәбиятында торгынлык чоры. Бәлки заман нык үзгәргәндер, бәлки язучылар үзгәргәндер. Дөресен әйткәндә, элеккечә язасы килми. Бик күп яздым. Аның бер чиге була. Яңача язасы килә. Күңелдә нәрсәдер өлгерә… («Татар-информ»)

Инстаграм турында

«ВКонтакте» челтәре күбрәк яшьләр контингенты өчен булса, «Фейсбук»та акыл сатып утыру соралса, Инстаг­рам — нәкъ минеке. Монда фото һәм бераз гына, күңел өчен, текст булса, бик җитә. Ә мин фотога тө­шерергә балачактан яратам. Инс­таграмда минем язылучыларым шактый, алар да шул ук минем публикам бит. Җитмәсә, мин хәзер пенсиядә, вакытым бар, ә укучы­ларың белән аралашу өчен замана тудырган мөмкинлектән ник әле баш тартырга, ди? («Татарстан» журналы)

Дуслык турында

Дуслык ул — бик шартлы төшенчә. Тормышның төрле этап­ларында кеше янәшәсендә төр­ле кешеләр була, син үзең дә кем беләндер якынаясың, кемнән­дер ерагаясың. Кеше тормышны иярләп барган чакта, дәрәҗәсе, даны, акчасы булганда, аның янын­да дуслар күп була. Ә чын дусларны тормышның кискен борылыш­ларында һәм гомернең көзендә беләсең («Татарстан» журналы).

Һәм шагыйрьнең бер шигыре. Бүген аны Америкада яшәүче татар композиторы Мәсгудә Шәмсетдинова искә төшерде.

Кеше гомерләре бигрәк кыска…

Ходай безгә, белмим, нигәдер,

Кошлар гомере дә бирмәгән шул.

Яши белсәң җитәр, дигәндер.

Кеше гомерләре бигрәк кыска…

Шунсына да шөкер итәбез.

Кыска гына шул бер гомернең дә

Кадерләрен белми китәбез.

Кеше гомерләре бигрәк кыска…

Кадерләрен бик тә белерлек.

Һәр сәгате аның санаулы бит,

Һәр сәгате үзе — гомерлек.

 Кеше гомерләре бигрәк кыска…

Сизелми дә хәтта калына.

Әйтерсең лә, гомер учаклары

Бер мизгелгә генә кабына.

Кеше гомерләре бигрәк кыска…

Бер сүнә дә кабат кабынмый.

Һәрберебезгә дә кагыла ул,

Шагыйрьләргә генә кагылмый.

Рузилә Мөхәммәтова

intertat.tatar