Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Россия Федерациясе субъектларындагы һәм чит илләрдәге хөрмәтле укучылар һәм студентлар!

Россия Федерациясе субъектларындагы һәм чит илләрдәге хөрмәтле укучылар һәм студентлар!

0
Россия Федерациясе субъектларындагы һәм чит илләрдәге хөрмәтле укучылар һәм студентлар!

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясе субъектларындагы һәм чит илләрдәге укучылар һәм студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан IV Халыкара олимпиада уздырылуы турында хәбәр итә.
Олимпиадада Россия Федерациясе субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче 14-25 яшьлек укучылар һәм студентлар катнаша ала.
Олимпиада ике турда үткәрелә: беренче һәм икенче турлар.
2015 нче елның 9 ноябреннән алып 21 декабренә кадәр КФУның abiturient.kpfu.ru. порталында беренче (сайлап алу) туры катнашучыларын теркәү була.
2015 елның 7 декабреннән алып 21 декабренә кадәр беренче тур (сайлап алу) Интернет – тест узу формасында үткәрелә. Интернет-тест узу мәктәпләрдәге һәм югары уку йортларындагы компьютер сыйныфлары яки катнашучыларның шәхси компьютерлары аша читтән торып үткәрелә. Теркәлү һәм тест үтүдә катнашу кагыйдәләре турында күрсәтмә КФУның abiturient.kpfu.ru порталына урнаштырылган.
Интернет-тест узуга күрсәтмә нигезендә тиешле вакытта КФУ порталында теркәлүчеләр һәм барлык тиешле кырларны төгәл тутыручылар кертелә.
Интернет-тест уздыру нәтиҗәләре КФУның abiturient.kpfu.ru порталында 2015 елның 26 декабренә кадәр эленәчәк.
Һәр категория буенча икенче турга үтү мөмкинлеге Олимпиаданы оештыру комитеты тарафыннан 2016 елның 15 гыйнварына кадәр билгеләнә.
Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез: әгәр җиңүчеләр саны катнашучылар санына куелган квотадан артып китсә, беренче тур (сайлап алу) җиңүчеләренә өстәмә бирем тәкъдим ителәчәк.
Икенче турга узган катнашучылар исемлеге КФУның abiturient.kpfu.ru порталында яки ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы сайтында (http://mon.tatarstan.ru) 2016 елның 31 гыйнварына кадәр урнаштырылачак.
Икенче тур 2016 елның 20 апреленнән соң үткәрелә.
Икенче турда сайлап алу туры җиңүчеләре катнаша.
КФУның abiturient.kpfu.ru порталындагы җиңүчеләр исемлеге беренче тур (сайлап алу) җиңүчесен икенче турда катнашуы өчен нигез булып тора.
Олимпиаданың икенче турында җиңүчеләр һәм призерлар ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Олимпиаданың икенче турында барлык катнашучыларга катнашучы сертификаты бирелә.
Сезне олимпиадада катнашырга чакырабыз!
Оештыручылар белән элемтә:
Конкурсны оештыру комитеты: 8(843) 2949510, 2925993
Техник ярдәм бүлеге: : 8(843) 2387711;e-mail: rt.test@ksu.ru.

Татар теле һәм әдәбияты буенча
Халыкара олимпиада уздыру турындагы
нигезләмә

I. Гомуми нигезләмәләр

1.1. Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада (алга таба – Олимпида) Россия Федерациясе субъектлары һәм чит ил студентлары һәм укучылары өчен Татарстан Республикасының “Татар халкының милли тәңгәллеген саклау (2014-2016 еллар)” дәүләт программасы кысаларында уздырыла.
1.2. Олимпиада Россия Федерациясе субъектларында, шулай ук чит илдә татар теле һәм әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерүгә ярдәм итү өчен өстәмә шартлар тудыру, татар телен өйрәнү һәм белем дәрәҗәсен камилләштерү, татар мәдәниятенә һәм тарихына карата хөрмәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, укучыларның һәм студентларның лингвистик мөмкинлекләрен үстерү максатыннан уздырыла.
2015-2016 уку елында Олимпиада татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукай, Муса Җәлил юбилейларына багышланып үткәрелә.
1.3. Олимпиаданың бурычлары:
Россия Федерациясе һәм чит ил студентлары һәм укучыларының татар теле һәм әдәбиятына карата кызыксынуын арттыру;
әдәби белемле, татар теле, әдәбияты, Татарстан һәм татар халкы, аның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм сәнгатен белгән сәләтле укучылар һәм студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү;
Россия Федерациясе һәм чит ил субъектларында халыкара гуманитар бәйләнешләрне ныгыту чарасы буларак татар мәдәнятен таныту;
үсеп килүче буында милли мәдәниятнең мөһим бер өлеше буларак татар әдәбиятына карата мәхәббәт тәрбияләү;
укучыларда һәм студентларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү;
фәнни эшчәнлек белән кызыксынуны уяту, татар теленә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү;
яшьләр арасында татар теле һәм әдәбиятын таныту.
1.4. Олимпиадада Россия Федерациясе субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче 14-25 яшьлек укучылар һәм студентлар катнаша ала.
1.5. Олимпиаданы оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы (алга таба – Министрлык) һәм Казан (Идел буе) федераль университеты (алга таба- КФУ).

II. Олимпиаданы уздыру тәртибе

2.1. Олимпиада ике турда уза.
2.1.1. Беренче тур – сайлап алу туры.
Сайлап алу туры Интернет-тест үтү формасында уздырыла. Интернет-тест үтү өчен, Катнашучылар теркәлгәннән соң мәгълүматлар туплана. Һәр елның 10 нчы ноябреннән теркәлә башларга мөмкин. Декабрьнең икенче яртысында Интернет – тест үтүнең нәтиҗәләре билгеле була. Интернет-тест үтү нәтиҗәләре сайлап алу туры үткәрелгәннән соң биш эш көне эчендә билгеле була һәм КФУ порталына урнаштырыла. Тестлар татар теле һәм әдәбиятына караган биремнәрне үз эченә ала (алга таба – Биремнәр).
Һәр категория буенча икенче турга узу баллары Олимпиаданың оештыру комитеты тарафыннан Интернет-тест нәтиҗәләре билгеле булганнан соң 15 эш көне эчендә раслана. Җиңүчеләрнең саны Катнашучылар өчен билгеләнгән квоталардан артып китсә, Олимпиаданы оештыру комитеты читтән торып эш башкру туры җиңүчеләренә өстәмә биремнәр тәкъдим итә ала. Сайлап алу турында иң күп балл җыйган һәм кирәк булса, өстәмә биремнәрне эшләгән катнашучылар икенче турга чакырыла.
2.1.2. Икенче тур – йомгаклау туры.
Йомгаклау туры сайлап алу туры нәтиҗәләре нигезендә апрель аенда уздырыла. Йомгаклау турының берничә этабы бар:
– язма конкурс (чит ил студентлары һәм укучылары өчен – телдән аралашу конкурсы);
– иҗади конкурс.
Иҗади турда катнашучыларга, дәвамлылыгы 5 минуттан артмаган, Г.Тукай тууына 130 ел, М.Җәлил тууына 110 ел тулуга багышланган презентация ясарга кирәк.
2.2. Олимпиаданың беренче һәм икенче тур биремнәре түбәндәге Катнашучылар өчен әзерләнә:
– чит ил студентлары;
– Татарстан Республикасы студентлары (татар филологиясе студентларыннан тыш);
– Россия Федерациясенең башка субъектлары студентлары (татар филологиясе студентларыннан тыш);
– Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясенең башка субъектларында «Татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча белем алучы һәм татар филологиясе факультетларында, бүлекләрендә укучы студентлар;
– чит ил мәктәпләрендә укучылар;
– Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 8 нче сыйныф укучылары;
– Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 9 нчы сыйныф укучылары;
– Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 10 нчы сыйныф укучылары;
– Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 11 нче сыйныф укучылары;
– Россия Федерациясенең башка субъектлары гомуми белем бирү оешмаларының 8 нче сыйныф укучылары;
– Россия Федерациясенең башка субъектлары гомуми белем бирү оешмаларының 9 нчы сыйныф укучылары;
– Россия Федерациясенең башка субъектлары гомуми белем бирү оешмаларының 10 нчы сыйныф укучылары;
– Россия Федерациясенең башка субъектлары гомуми белем бирү оешмаларының 11 нче сыйныф укучылары;
Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары мәктәпләрендә укучыларның һәр категориясе өчен биремнәр өч төрле программа нигезендә әзерләнә: татар мәктәпләре, рус мәктәпләрендәге татар төркемнәре, рус төркемнәре.
2.3. Олимпиада чаралары белән җитәкчелек итү һәм оештыру-техник ярдәм күрсәтү өчен оештыру комитеты, эш төркемнәре, жюри төзелә. Жюри һәм оештыру комитеты карары, беркетмәләре нигезендә Олимпиадада катнашучыларның һәр категориясе арасында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнә.
2.4. Оештыру комитеты, эш төркемнәре, жюри эшчәнлеге регламенты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан билгеләнә.
2.5 Олимпиаданы уздыру программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан раслана.

III. Олимпиадага йомгак ясау
3.1. Олимпиаданың җиңүчеләре һәм призерлары йомгаклау турында катнашучылар чыгып билгеләнә.
3.2. Олимпиада җиңүчеләре һәм призерларына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары, истәлекле бүләкләр тапшырыла. Олимпиадада катнашкан һәр кешегә сертификат һәм сувенир бирелә. Олимпиаданың сайлап алу турында катнашкан һәр кеше КФУ порталыннан электрон сертификат ала. Олимпиада җиңүчеләре һәм призерларын әзерләгән укытучыларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы тапшырыла.
3.3. Югары нәтиҗәләр күрсәтеп тә җиңүчеләр һәм призерлар исемлегенә кермәгән Олимпиаданың йомгаклау этабында катнашучыларга Оештыру комитеты карары буенча мактау грамотасы һәм/яки бүләкләр бирелә.
IV. Олимпиаданы финанслау
4.1. Олимпиада Татарстан Республикасы бюджеты һәм Россия Федерациясе кануннары белән тыелмаган башка чыганаклар хисабына финанслана. Олимпиадада катнашучыларның юл, яшәү һәм туклану чыгымнарын Министрлык түли.