Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Россия Герое Дамир Йосыпов Богырысланда булды

Россия Герое Дамир Йосыпов Богырысланда булды

0
Россия Герое Дамир Йосыпов Богырысланда булды

Герой России Дамир Юсупов посетил Бугуруслан и летное училище, из которого когда-то выпустился.

Оренбур өлкәсенә танылган очучы, Россия Герое Дамир Йосыпов килде. Ул Богырысланда һәм үзе тәмамлап чыккан очу училищесында булды.

Йосыпов Богырысланда яшәүчеләр һәм очучылар белән очрашты. Очучы үзе турында, уку еллары һәм 2019 елның 15 августында булган йөзләгән кешене коткарган вакыйгалар турында сөйләде.

Йосыпов белән очрашу турында Богырыслан мэры Дмитрий Дьяченко сөйләде.

– Тыйнак, игелекле, ачык, әмма шул ук вакытта җентекле һәм таләпчән… мөгаен, чын Герой шундый булырга тиеш! Бу очрашу өчен, мәктәп укучылары һәм курсантлар белән аралашканыгыз, лаеклы үрнәгегез, илебезнең булачак геройларының янып торган күзләре өчен рәхмәт! – диде ул.

Кораб командиры Дамир Йосыпов Оренбур өлкәсендә очарга өйрәнә, ул 32 яшендә Богырыслан очу училищесына укырга керә һәм аны кызыл диплом белән тәмамлый. Экипаж командиры артында 3000 сәгатьтән артык очулар бар.

2019 елның 15 августында Мәскәү – Симферополь маршруты буенча барган «Уральские авиалинии» пассажир самолеты – Airbus A321 Мәскәү өлкәсенең Жуковский аэропортында очыш полосасыннан бер чакрым ераклыкта каты төшеп утыра. «Уң яклап, кояшка таба, кукуруз рәтләре буенча барабыз», – Йосыповның пассажирларны басу буйлап цивилизациягә алып барганда әйткән атаклы гыйбарәсе.

Очкыч бортында 226 кеше була. Авиакомпания җитәкчелеге мәгълүматлары буенча, бу вакыйганың сәбәбе – кошлар эләккәннән соң двигательләрнең туктап калуы. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә 23 кеше, шул исәптән тугыз бала зыян күрде. Владимир Путин Йосыповка Россия Герое исемен бирде.