Домой Главные новости В стране и мире Россия, Казахстан һәм Кыргызстан мөселманнары панфиловчыларны искә алды

Россия, Казахстан һәм Кыргызстан мөселманнары панфиловчыларны искә алды

0
Россия, Казахстан һәм Кыргызстан мөселманнары панфиловчыларны искә алды
muslim.ru

Тантанада генерал Панфиловның оныгы Айгөл Байкадамова катнашкан.

16 ноябрьдә Мәскәү өлкәсенең Волоколамск шәһәр округында «Герой-панфиловчыларга» мемориаль комплексы янында истәлек митингы узды. Биредә Россия, Казахстан һәм Кыргызстан мөселманнары катнашты.

Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итүенчә, чарада РФ һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфти Рушан Аббясов, аның урынбасары Феликс Җамалиев, Казахстан Республикасы мөфтие урынбасары Ершат Онгар, генерал Панфиловның оныгы Айгөл Байкадамова катнашкан.

Чарада шулай ук Мәскәү Җәмигъ мәчете имамы Марат Аршабаев, Шаховская мөселман җәмгыяте имам-хатыйбы Габделхәким Шабагиев, Волоколамск шәһәр округы башлыгы Михаил Сылка, Бөек Ватан сугышы ветераны, Волоколамскның мактаулы кешесе Евгений Маслов, Казахстан һәм Кыргызстанның РФ илчелекләре хезмәткәрләре һәм башкалар булган.

Митинг башланыр алдыннан катнашучылар «Панфиловчылар кабере» мемориалында булды, анда мөселман һәм православие руханилары һәлак булган геройлар өчен дога кылды, Аллаһы Тәгаләдән аларга җәннәт бүләк итүләрен сорады, диелә хәбәрдә.

Чара барышында «Герой-панфилчыларга» мемориаль комплексына чәчәкләр һәм веноклар салганнар.

Моннан нәкъ 80 ел элек, 1941 елның 16 ноябрендә, генерал Иван Васильевич Панфилов җитәкчелегендәге 316 нчы укчылар дивизиясе сугышчылары фашист гаскәрләренең Мәскәүгә һөҗүмен тоткарлап, батырлык кыла.