Рөстәм Вәлиевнең бармаклары саен моң

0
100

Гармунда уйный белгән кеше татар халкында элек-электән кадер-хөрмәткә лаек. Төрле мәҗлесләрдә аның урыны түрдә торган. Фәкать соңгы елларда гына гармунчының абруе бераз кимеде кебек, чөнки тирләп-пешеп бию көе уйнаган, бармаклары талганчы вальс яңгыраткан музыкантны магнитофон тасмалары, дисклар, караокэлар кысрыклады. Ә шулай да, Гали үз эшендә, Вәли үз эшендә дигәндәй, атаклы гармунчылар һәрвакыт кирәк, алар һәр бәйрәмдә көтеп алынган кунак.

Татарстанның халык артисты, виртуоз музыкант Рөстәм Вәлиев тә шундыйлардан. Казанның берәр ресторанында туй узамы, Мәскәүдә Чайковский исемендәге Концерт залында берәр фестивальме, иксез-чиксез Россиянең берәр төбәгендә Сабан туемы, дөньяның берәр кыйтгасындагы милләттәшләребез чакырып аламы – Рөстәм Вәлиев самолетка утырган булыр, менә шул вакыйгаларның үзәгендә кайнар.

Моннан ярты гасыр элек Са марада туып, шунда ук музыка мәктәбе һәм училищесы  тәмамлаган егет мишәр чәсеннән ояла-ояла гына Казанга килә. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең халык уен кораллары бүлегенә укырга керә. Берочтан Татар дәүләт филармониясенә эшкә урнаша. “Яшәргә урын булмаганлыктан баш очыма гармунны салып, фортепиано өстендә филармониядә кунып калган чаклар аз булмады», – дип искә ала бүген Рөстәм абый. Күпмедер вакыттан соң ул җырчы Зөһрә Шәрифуллина бригадасында эшли башлый. Себер гастрольләре вакытында Союзны аркылы-буйга иңләгәндә ул машина йөртүче, музыкант, пародияче артист вазифаларын да башкара.Атаклы баянчының аннан соңгы иҗаты Әлфия Авзалова төркеме белән бәйле. Биредә гитарист булып эшләүче Кәрим Габидуллин белән алар тәмам дуслар булып китәләр. Инде 30 елга якын Рөстәм Вәлиев күренекле җырчыбыз Илһам абый Шакировка уйный. Монда да аңа баянчы гына түгел, кайчак тән сакчысы, шофер, табиб кебек җаваплы эшләр дә йөкләнә. Чөнки гастроль тормышында барысына да әзер булырга кирәк бит.

Легендага әйләнгән бөек җырчыбыз Илһам Шакировның хезмәттәше булып өч дистә елга якын эшләгән баянчы сәнгать белгечләре өчен дә, журналистлар өчен дә чын хәзинә. Шөгыльләре күп аның: балалар өчен берничә ноталы китап бастырып чыгарды, кая барса, шунда музыка кораллары җыя яки, урыныннан кузгатмаслык зур булса, янына басып фотога төшә. Әгәр дә сез аның шәхси архивына күз салсагыз, әнә шундый тарихи органнар, фисгармониялар, төрле-төрле ксилофон һәм арфалар янәшәсендә төшкән күп сурәтләрен кү рерсез. Уен кораллары ясаучы халык осталары, атаклы шәхесләрне дә күп белә ул. Аларның тәрҗемәи хәлләре, кызыклы эшчәнлекләрен яктырткан китаплар язылмавына гына борчыла. Әлеге бай мирасның күз алдында юкка чыга баруына әрни. Рөстәм абыйда төрле тембрларны кушып берничә гармун функциясен үти торган уен кораллары күп. Хәтта төрле төрле утлар белән җемелдәп торганы да бар. Конферансье дуслары шаярталар да икән: “Рөстәмнең гармунына игътибар итегез, ул электрлаштырылган. Газ белән су кертсәң, яшәргә дә мөмкин”.

Рөстәм абый үзе дә шаян холыклы, гастроль юлларында күпне белүче, күп җирне күргән, акыл утырткан, бай тәҗрибәле юлдаш, ул һәрчак олы бер табыш сыман – әйләнә-ти рәдәгеләренә һәрчак булышырга әзер. Музыкант егетнең сәхнәгә чыгармаган сәләтләре байтак әле. Аның туган җире Самара артистлары әйтүенчә, Рөстәм абый мишәр биюләренә бик маһир икән. Гомумән, нәрсәгә тотынса – шуны булдыра. Зифа Басыйрова, Хәнәви Шәйдуллин, Илһам Шакиров, Вячеслав Малежиклар булып җырлавы имитация сәнгатенең камил үрнәкләре дип әйтә алабыз. Үзе иҗат иткән җырлар да аз түгел. Әлфис Кыямов башкаруындагы “Үзең кил!”, Фәридә-Алсу” репертуарыннан “Бәхет өчен күп кирәкми” һәм “Мәхәббәтем алда әле” кебек популяр җырлар нәкъ менә аныкы. Киң катлам тамашачы аны виртуоз музыкант буларак бәяли. “Минута славы” тапшыруында да ул нәкъ шул яктан ачылды. Эреле-ваклы гармуннарны өздереп сайратуы, аларны төрле көйләр белән чиратлаштырып җибәрүе, “Мальборо” сигаретына охшаган сыбызгылардан алып, Ифрат Хисамов курайларына күчүе, күз ачып йомганчы бер музыкаль спектакль башкаруы, тамашачының кәефен бер йодрыкка төйнәп тота белүе концертның чып-чын бизәгенә әйләнә. Бу җәһәттән яшь ягыннан үзеннән олы булса да, Кирам Сатиев та анны укытучым дип атый. Кулына бияләй киеп тә, гармунны артка куеп та әллә нинди әкәмәтләр ясап уйный белүче музыкант. Гали Җәмлиханов, Фәйзулла Туишев, Рәшит Мостафин традицияләрен дәвам итүче шәхес остаз дип аталырга лаек та шул.

28-29 октябрь көннәрендә Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Концертлар залында Рөстәм Вәлиевның илле яшьлегенә багышланган юбилей концертлары узды. Илһам Шакиров, Резедә Шәрәфиева, Зөфәр Хәйретдинов, “Фәридә-Алсу” дуэты һәм башка иҗатташлары, сәхнәдәшләре, як ташлары талантлы егетне тәбрикләргә килгән иде. Ә бүген Рөстәм Вәлиев якташларын Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда көтә.

Мөршидә Кыямова.                                                        Бердәмлек № 45