Рухи байлыгы көчле

0
Рухи байлыгы көчле

Авылыбызның танылган кешеләре, эшмәкәр-иганәчеләре белән күзгә-күз очрашып сөйләшү миңа бик нык тәэсир итте. Ике алтын багана бар – тел һәм дин! Динле һәм телле кеше беркайчан да кыенлыкларга очрамый. Тормыш сынауларын да җиңел кичерә, тырыш, намуслы булуы белән дә алдыра, яхшылыкка да көчен беркайчан кызганмый, барысына да ярдәм итәргә тырыша. Шундыйларның берсе – Гали авылы егете Рәфгать Әсхәт улы Исхаков.

1972 елның 6 январенда Әсхәт һәм Гамбәр Исхаковларның бердәнбер уллары Рәфгать туа. Ул бик сабыр һәм акыллы бала булып үсә. Урта мәктәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Шул ук вакытта хәрби кафедрада да укып, лейтенант званиесе алып чыга. 1994 елда кулына диплом ала һәм, туган авылына кайтып, агроном ярдәмчесе булып эшли башлый. Бераздан аны гараж җитәкчесе итеп куялар.

Дания исемле чибәр кызга өйләнеп, гаилә корып җибәрә, аллы-артлы ике кызлары – Рания һәм Алия туа. Соңгарак калып малайлары Ислам да дөньяга килә.

Рәфгать колхоз таркалганчыга кадәр идарә җитәкчесе урынбасары булып эшли, бик матур, зур йорт салып керәләр. Теплица ясап, кыяр, помидор үстерә башлыйлар.

2007 елда яман чирдән әнисе үлеп китә. Бик зур югалту була бу Рәфгать өчен. Адәм баласының язмышы, күрәчәге гамәл дәфтәренә алдан ук язылуы, мөгаен, хактыр.

Рәфгать әти-әнисеннән матур яшәү үрнәге алып үсә, шуңа тормыш юлыннан баруы аңа җиңелрәк бирелә. Кыяр-помидор үстерү мәшәкате башлыча хатыны Даниягә кала, ә Рәфгать Богырысланда төзү материаллары кибете директоры булып урнаша.

Әтисе Әсхәт гомере буе колхозда комбайнчы булып эшләде. Сабан туйларда бау тартышу, көрәштә беркайчан алдынгылыкны бирмәде, бик күп бүләкләргә, Мактау хатларына лаек булды. Үзе дә бурычлы калмый – бөтен Сабан туйларында батырларга, корбан ашлары уздырырганда җәмәгатьчелеккә сарык бирә иде. Әтисе бакыйлыкка күчкәннән бирле бу гадәтне Рәфгать дәвам итә. «Миннән соң, Аллаһы кушса, улым Ислам да читтә калмас. Әткәй-әнкәйнең рухлары шат булсын иде», – дип авыр сулый Рәвгать.

Богырысланда бераз эшләгәннән соң Рәфгатьне Самарага эшкә күчәргә кыстыйлар. Аптырап калмый, рухланып, максатына ныклы адымнар белән бара. Үзенә ышанычлы, таянырдай хезмәткәрләр туплап, менә инде 13 ел буе күмәртәләп сату складында эшли. Осталыгы һәм тырышлыгы киләчәктә тагын да зур уңышларга ирешергә ярдәм итәр, Аллаһы теләсә.

Зур уңышлар матди чыгымнар да таләп итә. Рәфгать киң күңелле кеше, үз авылы халкына, уздырыла торган бөтен чараларга ярдәм итә, оештыру эшләрендә дә булыша. Минем үземә дә, авыл хәбәрчесенә дип, 12 ел элек фотоаппарат бүләк иткән иде. Аллаһының олы рәхмәтләренә ирешсен! Аның рухи байлыгы көчле.

Җиде ел буе шулай Самарага бара-кайта эшләде. Ә 5 ел элек гаиләсен дә үз янына алды. Зур кызлары Рания кияүдә, Амалия исемле кыз үстерәләр. Ире белән икәүләп Оренбургта әтисенеке кебек эш алып баралар. Икенче кызлары медицина университетының – 2 курсында, ә Ислам 4нче сыйныфта укыйлар.

Җәй көне Дания авылда яши, балалары да ялга кайталар. Ул бик уңган, аш-су остасы. Ә йортындагы чәчәкләр – җәннәт бакчасы. Дини мәҗлесләр уздыралар, тәртипле, матур тормыш алып баралар. Аларга иң мөһиме – исәнлек.

Тигезлектә, шулай изгелекләр кылып, рәхмәт сүзләре генә ишетеп, озын-озак еллар яшәсеннәр! Бездән, авыл халкыннан, шушы матур теләкләр гел ирешеп торсын! Амин!

Саимә МОРЗАХАНОВА