Руслан Айсин: «Бисмилласыз башланган эш уңышлы булмый…»

0
46
m.123ru.net

Татарстан Республикасының Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә ана телен саклау һәм халык исәбен алу мәсьәләләре буенча Милли җыен оештырылуы хакында хәбәр иткән идек инде. Шушы уңайдан, Казаннан сәясәтче, тарихчы, «Татсәясәт мәйданы» җитәкчесе Руслан Айсинның чыгышы бик фәһемле булды.

Ул Татарстанда кабул ителгән һәм нәшер ителгән Татар стратегиясе басмасы хакындагы фикерләре белән уртаклашты.

Руслан Айсинның чыгышын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз юлламасында Татар үсеше өчен стратегия программасы кирәклеген әйткән иде. Карар кабул ителде һәм эш башланды. Бу юнәлештә берничә төркем эшләде. Стратегияне эшләүдә Бөтендөнья Татар конгрессы тирәсендәге галимнәр, зыялылар катнашты. Татар стратегиясенә багышланган брошюра басылып чыкты. Без аны документ буларак кабул иттек. Әмма аның эчтәлеге көчле түгел. Анда татар халкын борчыган бөтен сорауларга да җавап юк, күп мәсьәләләр яктыртылмаган, концепцуаль анализ күренмәде. Ул памфлетка да, өндәүгә дә охшаган. Шуңа күрә кабул ителгән стратегияне бер баскыч кебек кенә кабул итәргә кирәк.

Тормыш комплекслы стратегик программа кирәклеген таләп итте. Без бу теманы күтәрдек. «Татар шакмагы» зыялылар клубы әгъзалары белән берлектә «Бизнес- онлайн» мәйданчыгында Татар стратегиясе буенча сөйләшүләр, фикер алышулар, мәкаләләр һәм язмалар тикшерүне башлап җибәрдек. Түгәрәк өстәлләр оештырдык. Анда галимнәр, зыялылар катнашты. Бик күп эшлекле тәкъдимнәр әйтелде, мәкаләләр язылды, чыгышлар тыңланды. Нәтиҗәдә Татар стратегиясе үсешенә багышланган калын гына җыентык нәшер ителде. Без язган стратегик җыентык арытабангы интеллектуаль һәм рухи үсештә алга таба зур адым булып тора. Бу басмада татар халкы алдында торган күптөрле барлык проблемаларны һәм аларны чишү юллары күрсәтелде. Минемчә, бу төп стратегик программа тупланган документ.

Моңа кадәр нишләп стратегиясез яшәдек соң дигән сорау туа. Программалы дөрес юнәлешебез булмау аянычлы хәлләргә китерде. Туган телдә мәктәпләребез, югары уку йортыбыз юк. Глобальләшү нәтиҗәсендә яшьләр рухи тамырларын югалта башлады.

Стратегик программа ул кәгазь генә түгел. Ул милләтне берләштерүче көч. Аның мөһимлеге иртәгәсе көнне билгеләүче документ булуында. Без дөньга сибелгән халык. Шунлыктан татар халкын борчыган мәсьәләләрне дә чишү юллары җиңел түгел. Дөрес бүген Республикабыз бар. Әмма икътисадый һәм сәяси хәлләр катлаулы. Шунлыктан көтелмәгән хәлләр килеп чыкмас дип әйтеп булмый.

Тагын бернәрсә билгеле булды: безгә сәясәтчеләр, социологлар, икътисадчылар, демография буенча белгечләр, экспертлар берләшмәсе һәм, гомумән, интеллектуаль көчләр җитешми.

Шул ук вакытта, соңгы тапкыр халык исәбен алганнан соң, татарлар сыйфат ягыннан да, фикер йөртү ягыннан да нык үзгәрде, гражданнар буларак камилләште дип исәплим.

Без татарлар акыллы, мәгърифәтле, белемле, зыялы бай тарихлы, үз дәүләте булган, Русиягә нигез салган гыйлемле милләт. Татар яши һәм яңа офыкларга ирешә. Аның тормышка карата үз фикере бар. Әмма халык катлаулы механизм. Татарның стратегик үсешен бер системага салу мотлак. Стратегик программа ул бүгенге көн өчен генә түгел, иртәгәсе көн өчен дә мөһим.

Безгә бердәм булырга һәм хәл итәсе проблемаларны бергә чишәргә кирәк. Татар халкы яңалыкларны яхшы үзләштерүче һәм белемгә сәләтле халык.

Социологик тикшеренүләргә караганда, интернет челтәрен һәм яңа технологияләрне файдалануда татарлар тәүге урыннарда тора.

Безнең халык сәяси милләт, аның оештыру сәләте көчле. Алар һәрчак җитәкчелектә булган һәм беркайчан да китаптан аерылмаган.

Татарлар сугышка киткәндә үзләре белән Коран алган. Яхшы эшне бисмилла әйтеп башларга кирәк, дип тәмамлады сүзен хөрмәтле Руслан Айсин.

Зәрия Хәсәнова

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here