Домой Жизнь татар Сәбәбен тапсаң – җиңеп була

Сәбәбен тапсаң – җиңеп була

0
Сәбәбен тапсаң – җиңеп була

Шенталы районының үзәк хастаханәсе табибы, терапевт Әнүзә Ислам кызы Павлова: “Чын табиб – кешелекле, авыру­лар өчен борчылучан кеше. Ләкин, иң беренче чиратта, ул үз һөнәренең остасы булырга тиеш”, – ди. Һәм, һичшиксез, бу шулай да. Кайчандыр Гиппократ: “Сәбәбен тапсаң – авыруны да җиңеп була”, – дип юкка гына әйтмәгән инде. Әмма авыру сәбәбен профессионал гына билгели ала.

– Әлбәттә, булачак һөнәр сайлауда әти-әниемнең кат­нашы бар. Мәктәпне тә­мамлагач, мин документла­рымны Куйбышев план инс­титутының икътисад факультетына тапшырган идем. Дөрес, кичке бүлеккә генә үттем. Әти белән әни моны бер дә хупламадылар. Дәресләр соң тәмамланачак, зур шә­һәрдә берүзең нишләрсең, дип каршы килделәр. Туганым Рәйсәдән үрнәк алып, Шенталы медицина көллиятенә укырга кердем. Бик тырышып, бишле билгеләренә генә укыдым. Аны тәмамлагач, укуымны Самара дәүләт медицина университетының дәвалау факультетында дәвам иттем. Профильле фәннәрне бик җиңел үзләштердем. Көл­лияттә алган белемем бик кирәк булып чыкты. Бүгенге көнгә кадәр табиб һөнәрен сайлавыма бер дә үкенмәдем. Рәйсә туганым да һөнәр сайлауда ялгышмады. Ул да бөтен гомерен медицинага һәм кеше гомерен саклап калуга багышлады, – дип сөйли Әнүзә ханым.

Булачак ире белән дә Әнүзә көллияттә укыган вакытта таныша. Егетне армиягә алалар. Армиядәге хезмәте дә киләчәк һөнәрен сайлауга йогынты ясагандыр. Кайткач, ул Самара дәүләт университетының юрис­пруденция бүлегенә укырга керә. «Ул һәрвакыт тарих белән кызыксына иде. Логика, уяулык, киң фикер йөртү – иремнең төп сыйфатлары», – ди әңгәмәдәшем.

Медуниверситетны тәмам­лаган­нан соң, Әнүзә Ислам кызы Шенталыга кайта, көл­лияттә укыта башлый һәм шул ук вакытта хастаханәдә дә эшли. Эштән бушаган вакытын кызы Юлияне тәрбияләүгә багышлый.

2000 елда аны сырхауханә (поликлиника) мөдире итеп билгелиләр. “Медицина хез­мәткәре булып эшләү үз-үзеңә таләпчән, авыруларга карата мәрхәмәтле булудан башка мөмкин түгел”, – ди тәҗрибәле табиб.

Әнүзә ханым – белем үс­терү, яңа дәвалау ысуллары табу өстендә бертуктаусыз эш алып бара. «Миңа эндокринология фәне ошый. Бу медицинаның катлаулы өлеше. Гомумән, мин сайлаган һөнәр хезмәт сөючәнлек, җыйнаклык, кызыксынучанлык таләп итә. Мин үземдә бу сыйфатларны тәрбиялим һәм хезмәткәрләремнең дә тырыш булуын хуплыйм», – дип сөйли табиб.

Кызлары Юлия дә, әнисенең юлын дәвам итеп, медицина университетын тә­мамлаганнан соң, Шенталыга кайта. Ул балалар табибы булып эшли. Бәләкәчләрне дәвалау аеруча җаваплы бит ул. Медицинага мәхәббәт, белемгә омтылыш аңа әнисеннән күчкәндер, мөгаен. Педиатр булып эшләгән дәвердә, Юлия параллель рәвештә рентгенолог һөнәрен дә үзләштергән. Ә уллары Руслан әтисе юлыннан киткән. Ул да Саратов юридик институтының филиалын тәмамлап, хәзер Шенталы районы буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшли.

«Мин сәяхәт итәргә, матур урыннарда йөрергә, әкияти күренешләргә сокланырга яратам. Тауларның гаҗәеп матурлыгына таң калам. Алардан ниндидер гадәти булмаган энергетика бөрки сыман, – дип елмая Әнүзә ханым. – Әмма гаиләм белән уздырган вакытымны бернәрсәгә дә алыштырмас идем. Бу мизгелләр минем өчен бик кадерле. Якыннарым янымда булганда, мин иң бәхетле хатын-кыз икәнлегемне аңлыйм».

Менә инде 44 ел буе Әнүзә Ислам кызы Шенталы районының сәламәтлек саклау үсешенә үз  өлешен кертеп, һөнәренә тугры хезмәт итә.

Алинә ХАРИСОВА.

Бердэмлек